11.06.2021

11 июньдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышында «2020 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» закон кабул ителде.

Республика Хисап палатасының 2020 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында хөкүмәтнең хисабын тышкы яктан тикшерү нәтиҗәләре турында ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.

Ул нәтиҗәле бюджет чыгымнарының, беренче чиратта, күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфаты һәм ихтыяҗлыгы белән бәйле булуын билгеләп үтте. Бозулар һәм җитешсезлекләр нигездә бюджет ассигнованиеләрен үзләштерү этабында җибәрелә. Шул ук вакытта зыян, чаралар һәм милекне югалтуга китерә торган тупас бозулар кими бара. Һәм бу уңай момент.

Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү элементы буларак программаларны карап, Хисап палатасы программа-максатчан бюджетлаштыруны камилләштерү резервларын күрсәтте. Аерым алганда, расланган ассигнованиеләрне исәпкә алып, программалар күрсәткечләрен үз вакытында тәгаенләү мөһим.

2020 елда Хисап палатасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча бюджет чараларын тотуга 9 тикшерү үткәргән. «Шартларны, бозулар һәм җитешсезлекләрнең сәбәпләрен ачыклау, аларны бетерү, системалы идарә итү карарларын кабул итү, ахыр чиктә бюджет чараларын үзләштерүнең сыйфатын арттыра», – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Аннары ул дәүләт программалары кысаларында илкүләм проектларның максатларына ирешү буенча чаралар үткәрелүе турында хәбәр итте. Хисап елында аларны тормышка ашыруга 30 миллиард 682 миллион сум чара бүлеп бирелгән, шуларның 22 миллиардтан артыгы – (72%) федераль бюджет чаралары.

Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышында ачыкланган бозуларны һәм җитешсезлекләрне аерым исәпкә алуны алып бару буенча карар кабул итте. Республика территориясендә гамәлдә булган барлык финанс тикшерүе органнары мәгълүматлары гомумиләштереләчәк.

– Финанс тикшерүе органнары даими рәвештә милек объектлары белән идарә итүдән керемнәрнең артуын билгеләп үтә, – дип дәвам итте Альберт Вәлиев. – Сүз милекне арендага бирү, аны файдалану, дәүләт катнашы булган хуҗалык итүче субъектларның финанс нәтиҗәләрен яхшырту турында бара.

Мисал итеп, ул устав эшчәнлегенә туры килми торган максатларга унитар предприятиеләр чараларын сарыф итү фактларын китерде. Мәсәлән, «Геоцентр» ДУП директоры Швейцариядә узган «Коллык һәм мәҗбүри хезмәтнең заманча формаларына каршы көрәш» темасы буенча форумда катнашкан, командировка чыгымнары предприятие хисабына капланган.

Шулай ук унитар предприятиеләрдә үткәрелгән тикшерүләр вакытында җитәкченең үзенә премияләр, шәхси кредитлар һәм займнарын, ЮХИДИ штрафлары предприятие чаралары хисабына түләү, үз ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алу фактлары ачыкланды.

«Хисап палатасы дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, тикшерүне көчәйтү буенча тәкъдим иткән өстәмә чаралар Ведомствоара координацияләү советы тарафыннан хупланды. Биредә җаваплылык үзәге булып Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тора. Шулай ук тармак министрлыкларына һәм урыннардагы тиешле органнарга, шул исәптән тикшерү органнарына мөһим роль бирелә», – диде А.Вәлиев, сүзен йомгаклап, һәм Хисап палатасының бюджет турындагы законда каралмаган максатларга чаралар җибәрү, чыгым йөкләмәләрен нигезсез кабул итү, финанслау белән тәэмин ителмәгән кредиторлык бурычлары барлыкка килү фактларының ачыкламавын билгеләп үтте.

Документлар