07.06.2021

7 июньдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының министрлыкка караган ведомство учреждениеләре белән берлектә узган киңәшмәдә катнашты.

Аның чыгышы Хисап палатасы тарафыннан республиканың бюджет өлкәсендәге учреждениеләрендә китерүчеләр тарафыннан азык-төлек продуктлары китерү буенча төзелгән килешүләр шартларын үтәүдә ачыкланган бозуларга багышланды. Аларны медицина, мәгариф, социаль учреждениеләр, шулай ук балаларны савыктыру һәм ялын оештыру оешмалары сатып ала. Соңгы өч елда республиканың консолидацияләнгән бюджетының тукландыруны оештыруга тотылган чыгымнары уртача алганда 6,5 млрд. сум тәшкил итте. Социаль яклау өлкәсендә (ә Хезмәт министрлыгында бүген пациентларны ашату оештырылган 75 ведомство учреждениесе исәпләнә) әлеге максатларга бюджеттан ел саен уртача 327,5 млн. сум акча бүлеп бирелә.
Аудитор билгеләп үткәнчә, бюджет һәм автоном учреждениеләрдә продуктлар китерү һәм тукландыруны оештыру белән бәйле дәүләт һәм муниципаль контрактларны үтәү торышы Хисап палатасы үткәргән һәр тикшерү чарасы барышында мәҗбүри рәвештә тикшерелә. Мондый тикшерүләрнең күпьеллык тәҗрибәсе нигезендә Илнур Мөбарәков мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәдәге иң характерлы җитешсезлекләр һәм бозулар турында сөйләде. Беренче чиратта, бу – азык-төлек продуктларын китерү вакытлары, сыйфаты, бәясе һәм төрлелеге буенча төзелгән килешүләрнең шартларын үтәү өлешендә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы федераль законның таләпләрен бозу.
Мәсәлән, килешү шартларында күрсәтелгәннән түбәнрәк сыйфатлы азык-төлек китерүнең ачыкланган очраклары – бу, нигездә, нәтиҗәсез бюджет чыгымнары. Чөнки сыйфат характеристикаларының түбән булуына бәйле рәвештә бәя төшәргә, бу, үз чиратында, контракт бәясенә тәэсир итәргә тиеш. Шуның нәтиҗәсе буларак, санитар норма һәм кагыйдәләрне үтәмәү куркынычы килеп чыга, бу бигрәк тә балаларны тукландыру продуктларына кагыла.
Алга таба ул бер оешма сатып алган азык-төлек продуктлары бәясенең башка оешмалар алган бәядән югарырак булу очраклары буенча мисал китерде. Кайбер очракларда бәяләрдәге аерма 200 процентка кадәр җитә. Шулай ук вакыты чыккан продукция китерү, санитар-эпидемиологик таләпләрне, туклану продуктларының куркынычсызлык, азык-төлек кыйммәте һәм сыйфатының гигиена нормаларын тәэмин итү өлешендә ветеринария законнарын бозу очраклары ачыкланды.
– Хәзерге вакытта продуктларны китерүне дә кертеп туклануны оештыру буенча хезмәтләрне сатып алу учреждениеләр тарафыннан үзәкләштерелмәгән рәвештә башкарыла, – дип билгеләп үтте алга таба Илнур Мөбарәков. – Товар белән тәэмин итүчеләрнең һәм заказчыларның продукциянең сортлылыгы, сыйфаты һәм төрләре буенча спецификация шартларына туры килми торган намуссыз гамәлләре, бюджет акчаларының нәтиҗәсез һәм экономиясез кулланылуына бәйле рәвештә, дәүләт биремнәренең тиешенчә үтәлмәве, сәламәтлеккә зыян китерү куркынычын тудыра.
Аудитор киңәшмәдә катнашучылар игътибарын 2020 елның 1 гыйнвареннән Бюджет кодексының 306.1 маддәсе буенча дәүләт (муниципаль) контрактлар шартларын бозу бюджет бозуы дип атала башлаганына юнәлтте.
– Республиканың Дәүләт финанс тикшерүе буенча ведомствоара координацияләү советы Татарстан Министрлар Кабинетына үз тәкъдимнәрен юллады һәм башкарма хакимиятнең тармак органнарына туклану продуктларын китерү буенча электрон рәвештә уртак аукционнар үткәрергә тәкъдим итте. Бу беренчел бәяләрне билгеләүгә объектив якын килүгә ярдәм итәчәк һәм продуктларны уртача базар бәяләреннән артыграк бәяләр буенча сатып алу очракларын киметүне тәэмин итәчәк, – дип ассызыклады ул һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, оештыручы, бюджет чараларын төп кулланучы функцияләрен һәм вәкаләтләрен истә тотып, ведомствога караган учреждениеләрдәге затларны тукландыру буенча нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итү өчен системалы карарлар кабул итәргә, эчке контрольне көчәйтергә тәкъдим итте.




Документлар