28.12.2019

26 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы гадәттәгечә узып баручы елга нәтиҗәләр ясау, киләсе чорга максат-бурычлар билгеләү һәм эшчәнлекнең иң актуаль юнәлешләре буенча фикер алышу өчен җыелды.

Утырыш башында катнашучылар Россия Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудринның күптән түгел булып узган Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы утырышында ясаган чыгышының аудиоязмасын тыңлады. Аның карарлары, тенденцияләре һәм тышкы финанс тикшерүенең федераль дәрәҗәдә билгеләнгән өстенлекле һәм перспектив юнәлешләре турында Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы, РФ Хисап палатасы каршындагы ТХО Советының методологик мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе урынбасары, Классификаторны камилләштерү буенча эшче төркем әгъзасы Азат Вәлиев сөйләде.
Бүгенге көндә тикшерү-хисап органнары эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексын куллану практикасы тора.
– Әлеге мәсьәлә көн тәртибеннән төшми, чөнки тикшерү-хисап органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан бюджет закончалыгы өлкәсендәге административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча закон тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне тормышка ашыру бюджет дисциплинасын күтәрүгә ярдәм итә торган нәтиҗәле механизм сыйфатын ала, – диде алга таба Алексей Демидов. Һәм муниципаль тикшерү-хисап органнары эшчәнлегендә әлеге юнәлештә билгеле бер уңай тенденция күзәтелүен билгеләп үтте: әлеге елның 11 ае дәвамында алар тарафыннан 150 беркетмә төзелгән (узган елның шул ук вакытында – 130), үз практикасында әлеге вәкаләтне тормышка ашыра торган палаталар саны 17 гә кадәр арткан (2013 елда – 13).
Хәлгә икенче яктан карау өчен, беркетмәләрне сыйфатлы рәвештә төзү, материалларны судка юллау буенча тәкъдимнәрне тыңлау өчен сүз административ эшләр буенча суд составы рәисе, Татарстан Республикасы Югары суды судьясы Рәсим Нәфыйковка бирелде.
Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турындагы 44-ФЗ номерлы федераль закон буенча Россия субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнарына сатып алулар өлкәсендә аудит үткәрү буенча вәкаләтләр бирелгән. Аларның эш бурычларына сатып алу нәтиҗәләрен анализлау һәм бәяләү, аларны тормышка ашыру максатларына ирешү, ачыкланган кире кагулар сәбәпләрен табу, аларны юкка чыгаруга һәм сатып алулар өлкәсендә контракт системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләү керә.
Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗ өчен сатып алулар башкару һаман да сизелерлек куркынычлар зонасы булып тора. Тикшерү чаралары барышында һәрвакыт бозулар һәм җитешсезлекләр ачыклана. Шулай, 2019 елның узган чорында Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан әлеге өлкәдә гомуми күләме – 171,2 млн. сумлык, муниципаль ТХО тарафыннан 171,6 млн. сумлык бозулар ачыкланды. Бу – ачыкланган бозуларның гомуми күләменә карата 7-8% дигән сүз.
Шуңа күрә утырышның тагын бер кунагы – Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Яфизов дәүләт һәм мниципаль сатып алулар өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр, шулай ук муниципаль милек һәм җир ресурсларыннан файдаланган чакта монополиягә каршы законнарны характерлы бозулар турында чыгыш ясау өчен чакырылды.
Бер уңайдан, Совет әгъзалары утырышның ике кунагыннан килеп чыккан мәсьәләләр буенча эксперт консультациясе алу мөмкинлегеннән рәхәтләнеп файдаланды.
Муниципаль ТХО рәисләренең тәҗрибә уртаклашу буенча традицион чыгыш «эстафеталарын» бу юлы, үз эшләре турында сөйләп, Әгерҗе һәм Яшел Үзән районнары палаталары рәисләре Валерий Сутягин һәм Светлана Кадыйрова дәвам итте.
«Татарстан Республикасының иң яхшы финанс контролеры» исеменә узган бәйге җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды: 2019 ел нәтиҗәләре буенча Нурлат һәм Чистай муниципаль районнарының тикшерү-хисап палаталары рәисләре Марина Ибраһимова һәм Ольга Гришина танылды.
Россия Муниципаль тикшерү-хисап органнары Союзының Мактау грамоталары белән муниципаль ТХО җитәкчеләре Рәмзия Сәлимҗанова (Сарман районы) һәм Габделәхәт Салихов (Аксубай районы) бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Хисап палатасының Мактау грамоталары Чүпрәле һәм Зәй районнары палаталары рәисләре Разидә Гафурова һәм Саимә Миңнебаевага тапшырылды.
Узып баручы елга нәтиҗә ясап, Алексей Демидов якынлашып килүче ел эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрне билгеләде.
1. Районнардагы тикшерү нәтиҗәләре буенча муниципалитетларныкы булган кулланылмый торган күчемсез милек объектлары ачыклана. Аларның сизелерлек өлеше оптимизацияләү һәм мәктәпләрне, балалар бакчаларын ябу һәм яңа объектлар төзү нәтиҗәсендә барлыкка килә. күп очракта биналар авария хәлендә булып, алга таба кулланырлык булмый яисә зур чыгымнар таләп итә. Әлеге мәсьәлә төрле яклап Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советының ноябрьдә булып узган утырышында каралды. Ә аңа кадәр, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының киңәйтелгән Коллегиясе барышында, республика Президенты Хисап палатасына, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, муниципаль берәмлекләргә муниципаль берәмлекләрдәге кулланылмый торган күчемсез милек объектларын, шул исәптән салым булмаган керемнәрне күтәрү позициясеннән, хуҗалык әйләнешенә җәлеп итүне аерым контрольгә алырга кушты.
Әлеге эшкә, Хисап палатасы Рәисе билгеләр үткәнчә, муниципаль ТХО да җәлеп ителәчәк. «Әмма уртак тикшерүне көтеп тормыйча, сез әлеге проблемалы мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә карау өчен ала аласыз. Безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе сезгә дә ярдәм итәр – эшләп чыгарылган тәкъдимнәр шул исәптән урындагы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк, чөнки кулланылмый торган күчемсез милек объектларның күп өлеше муниципаль милектә тора», – дип ассызыклады ул.
2. Тикшерү-хисап органнарының якын елларга төп максаты итеп илкүләм проектларны мониторинглау билгеләнгән. Россия Федерациясе Президенты амбициоз максатлар куйды һәм аларга ирешүдә тикшерү-хисап органнарына мөһим роль – бюджет системасының барлык дәрәҗәләрендә илкүләм проектларны тормышка ашыру механизмнарын камилләштерүгә ярдәм итү бурычы куелды.
Барлык илкүләм проектларны тормышка ашыру турыдан-туры регионнарда башкарыла. Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән гамәлләр беренче чиратта урыннарда күренергә тиеш. Якын арада РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары тарафыннан региональ проектларны тикшерү Концепциясе хупланачак. Анда региональ проектларны тикшерүне тормышка ашыруның, башка тикшерү һәм күзәтчелек органнары белән бер үк эшне башкаруны кисәтүнең төп ысуллары билгеләнәчәк. «Әлеге документны без сезгә дә тәкъдим итәрбез, әлеге өстенлекле юнәлеш буенча бергәләп эшләрбез», – дип нәтиҗә ясады А.Демидов.
3. Тикшерү нәтиҗәләрен максималь рәвештә тормышка ашыру, эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен түбәндәгеләр кирәк:
- тикшерү чараларын үткәрү барышында ачыкланган бозулар буенча чаралар күрүнең тулылыгын һәм үз вакытында булуын тәэмин итәргә;
- финанс бозулар җибәргән затларны административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тарту буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча эшне дәвам итәргә; бирелгән вәкаләтне әлегә кадәр гамәлдә тормышка ашырмаган тикшерү-хисап органнарына әлеге юнәлештә эшне көчәйтү буенча нәтиҗәле чаралар күрергә.
4. «Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы федераль закон буенча вәкаләтләрне тулы күләмдә башкаруны тормышка ашыруны дәвам итәргә һәм бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелек аудиты форматында үткәрелә торган тикшерү чаралары санын арттырырга кирәк.
5. Яңа максат-бурычлар аларны чишү өчен бары тик һөнәри якын килүне таләп итә. Һәр муниципаль тикшерү-хисап органы эшчәнлегенең нәтиҗәлеленен тәэмин итүнең мөһим факторы булып һаман да хезмәткәрләрнең һөнәри белемнәре дәрәҗәсен күтәрү тора. Россия Хисап палатасы каршындагы ТХО Советы тарафыннан тышкы финанс тикшерүе органнары хезмәткәрләренең һөнәри компетентлыгын камилләштерү шулай ук якын киләчәккә өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп билгеләнде.
Бу юнәлештә ТР ТХО Советы Рәисе үз хезмәттәшләрен һөнәри белем дәрәҗәсен арттыру өчен өстәмә мәгълүмат чыганагы буларак Россия Федерациясе Хисап палатасының һәм тикшерү-хисап органнары интернет-порталыннан актив рәвештә кулланырга өндәде.



Фоторепортаж: Совет контрольно-счетных органов Республики Татарстан (26.12.2019 г.)


Документлар