28.10.2019

25 октябрьдә Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы торак пунктларында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, модернизацияләүгә соңгы 2,5 елда бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре расланды.

2015 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан әлеге юнәлеш буенча нәтиҗәлелек аудиты үткәрелде, аерым кисәтүләр һәм җитешсезлекләр ачыкланды, алар алга таба төзәтелде (арттыру күләме 3,1 млн. сумнан 286 мең сумга кадәр кимеде).

Тикшерелгән вакыт аралыгында ТР Министрлар Кабинеты боерыклары буенча «Газлаштыру фонды» ДКУ су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларына 4,7 млрд.сум акча юллаган. 2017-2018 елларда 484 км суүткәргеч челтәрләре төзелгән һәм ремонтланган, 74 суэткеч башня урнаштырылган, 83 артезиан скважинасы борауланган.

– 2017 елдан 2019 елның 1 яртыеллыгына кадәр Фонд объектлары буенча тулаем төгәлләнмәгән төзелеш күләме 863 млн. сумга (23,4%) кимегән, тәмамланмаган объектлар саны 670 берәмлеккә (55,4%) кимегән, – дип хәбәр итте тикшерүне җитәкләгән аудитор Азат Вәлиев.

Шул ук вакытта Балтач, Биектау һәм Мөслим районнарында асылда файдаланылган, әмма 2015-2016 еллардан бирле 12,6 млн.сумлык «Газлаштыру фонды» ДКУ «тәмамланмаганнар» составында исәпләнгән су белән тәэмин итү объектлары булу ачыкланган. Сайлап алып тикшерү вакытында Яшел Үзәндә ике канализация коллекторын һәм Буадагы канализациянең чистарту корылмаларын капиталь ремонтлау бәясе гомумән алганда 286,2 мең сумга арттырылган булуы ачыкланды, бозулар тикшерү барышында юкка чыгарылды.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча «Газлаштыру фонды» ДКУ на ачыкланган җитешсезлекләрне һәм кимчелекләрне юкка чыгару өчен күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты РТ (25.10.2019г.)


Документлар