02.10.2019

Хисап палатасы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре cпартакиадасы кысаларында үткәрелгән чираттагы ярышларда катнашты.

21, 28 һәм 29 сентябрь көннәрендә узган мини-футбол буенча турнирда барлыгы 24 команда катнашты.

Хисап палатасы командасы ярышларның төркем этабы матчларын нәтиҗәле үткәрде: Дәүләт Советы Аппараты (5:0) һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы (4: 0) командаларын җиңде. 1/8 финал матчында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы командасыннан да (2:1) көчлерәк булды, бары тик чирекфиналда гына безнең хезмәткәрләр киеренке көрәштә турнирның булачак финалистларына – Федераль Казначылык идарәсе командасына оттырды.

Футбол мәйданчыкларында Хисап палатасын Дмитрий Максимов, Игорь Вилков, Илшат Рәкыйпов, Александр Якупов, Рамил Вафин, Таһир Сәлимов, Александр Костин, Айдар Мостафин һәм Илдар Сәлимов тәкъдим итте.

Ел ахырына кадәр Спартакиада кысаларында тагын өч спорт төре буенча ярышлар узачак.

Документлар