11.09.2019

11 сентябрьдә Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2017-2018 елларда һәм 2019 елның 1 кварталында Минзәлә муниципаль районында бюджет чараларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Аудитор Сергей Колодников сүзләренә караганда, тикшерүләр 90,1 млн. сумлык җитешсезлекләр һәм бозулар ачыклаган, бу тикшерелгән акчаларның гомуми күләменең 4 процентыннан артмый. Муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану өлкәсендә тәртип урнаштыру таләп ителә – нәкъ менә биредә 40 млн. сумга якын төп хокук бозулар билгеләнгән. Мәсәлән, Минзәләдә коммуналь инфраструктура объектлары (су чыгару системасы, шәһәр мунчасы, тышкы суүткәргеч челтәрләре) милекче белән килешенмичә һәм хокук билгеләүче документлар булмаган шартларда эксплуатацияләнә.

Бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыкны алып бару өлешендә бозулар 23,5 млн. сум тәшкил иткән. Әйтик, районның алты гомуми белем бирү учреждениесендә автотранспортны эксплуатацияләгәндә 6 млн. сумлык ягулык-майлау материалларын гамәлдән чыгарганнар. Тик тикшерүгә тәкъдим ителгән юл кәгазьләрендә автомобильләрнең чакрымлап үткән юл узу турындагы мәгълүматлар юк.

Ачыкланган бухгалтерия исәбен һәм хисаплылыгын бозу очраклары буенча район мәгариф бүлеге, район башкарма комитеты, район финанс-бюджет һәм җир-милек палатасының Үзәкләштерелгән бухгалтериясе вазыйфаи затларына карата биш административ беркетмә төзелде.

– Тикшерү барышында шулай ук 20 млн.сум күләмендә бюджет акчаларын нәтиҗәсез файдалану ачыкланды, – дип дәвам итте С.Колодников. – 2016 һәм 2017 елларда Минзәлә муниципаль районы бюджетына дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру, балаларны савыктыру һәм башка максатлар өчен 13 млн. сум акча бүлеп бирелгән, алар кулланыш тапмаган һәм республика бюджетына кире кайтарылган. Гражданнарның, үзара салым чараларын җәлеп итеп, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен районга бүлеп бирелгән 0,4 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары да файдаланылмаган.

Тикшерү барышында өч объектта районның УКС тарафыннан түләнгән төзелеш-монтаж эшләренең күләмен гомуми суммасы 0,2 млн. сумга арттыру фактлары да билгеләп үтелде. Мәсәлән, «Лига «Төзелеш компаниясе» ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан М. Җәлил исемендәге паркта 130 мең сумлык поликарбонат монтажланмаган.

Юртау, Иске Маҗын һәм Наратлы Кичү торак пунктлары янындагы өч объектта биотермик чокырларны ремонтлауны тикшергәндә киртәләргә зыян килгәнлеге һәм объектларга ирекле үтеп керү мөмкинлеге табылган. Республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә, эпидемиологик планда потенциаль куркыныч объектлар буларак, биотермик чокырларны киртәләүнең канәгатьләнмәслек торышы турында мәгълүмат бирелде.

– Бу җитешсезлекләр инде юкка чыгарылды, авыл җирлекләре башлыкларына бу юнәлештә эшне көчәйтү зарурлыгы ассызыкланды, – диде муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов. Җирләрне арендага алган өчен җирле бюджет тарафыннан алынмый калган 1,9 млн.сум күләмендә акча буенча ул сентябрь башына недоимканың 1 млн. сумга кадәр кимүен һәм хәзер арендаторлар белән суд тикшерүләре алып барылуын хәбәр итте.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча 84,2 млн.сумлык чаралар күрелде. Шул максат белән Минзәлә муниципаль районы башлыгы адресына Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты РТ (11.09.2019г.)


Документлар