24.07.2019

23-24 июль көннәрендә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Россия Хисап палатасы тарафыннан видеоконференция рәвешендә ил регионнарының тикшерү-хисап органнары катнашында оештырылган ике белем бирү семинарында катнашты.

Беренче, Россия-Кыргызстан семинарында, Кыргыз Республикасы Хисап палатасы белгечләре үз илләрендә үткәрелгән аудит сыйфатын тикшерүне тормышка ашыру турында сөйләде. Аннан соң Россия Хисап палатасында тикшерү һәм экспертиза-аналитика чараларының сыйфаты белән идарә итү системасын булдыру һәм аны гамәлгә кертү, аудиторлар эшчәнлеген еллык планлаштыру, шулай ук тышкы дәүләт аудиты (тикшерүе) процессын автоматлаштыру мәсьәләләре каралды.
Икенче көнне кеше капиталын үстерү һәм тикшерү-хисап органнары эшчәнлеген кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган семинар узды.





Документлар