10.07.2019

5 июльдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Алексей Демидов рәислегендә 2017-2018 елларда Республика инфекция хастаханәсенең Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондыннан бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Утырышта медицина учреждениесенең төп максаты булып инфекцион чирләре булган пациентларга махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү торганы билгеләп үтелде. Хастаханә үз составында Казанда юридик зат хокукы булмаган аерымлашкан бүлекчәләр – балалар клиникасы һәм лаборатор диагностика үзәген тота.

2017-2018 елларда инфекцион чирле 89 580 пациентка түләүсез ярдәм күрсәтелгән, шуларның яртысыннан артыгы – балалар. Һәр өченче очрак кискен эчәк авырулары аркасында килеп чыккан.

Учреждениедә берьюлы ике урында эшләүчеләрнең уртача коэффициенты филиалларны да кертеп санаган очракта 1,4 тәшкил итә. Тикшерү моментына медицина һәм башка персонал буенча 175 вакант берәмлек бар, ягъни бу штат санына карата 23% дигән сүз.

Тикшерелә торган чорда РКИХ финанслау күләме 775,1 млн. сум тәшкил итте. Тикшерү барышында 125,2 млн. сумлык бозулар ачыкланды. Шуларның барысы да диярлек дәүләт милке белән идарә итү һәм һәм аладан файдалану өлкәсе белән бәйле.

Аудитор Илнур Мөбарәков сүзләренә караганда, инвентаризацияләү озак вакыт дәвамында кулланылмаган гомуми күләме 4,4 млн. сумлык күчемсез милек объектларын һәм склад биналарындагы милек барлыгын ачыклаган. Мәсәлән, баланс бәясе 2,4 млн. сумлык Окольная урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан амбулатория һәм кухня бинасы кулланылмый. Шул ук вакытта тикшерелә торган вакыт аралыгы өчен 147 мең сумлык коммуналь һәм эксплуатацион чыгымнар түләнгән. Тикшерү барышында медучреждение тарафыннан республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы адресына әлеге объектны оператив идарәдән алуны үтенеп хат юлланды.

Шулай ук бәясе 115,2 млн. сумлык мәйданы якынча 15 000 кв.м. булган җир кишәрлегенең бер өлеше кулланылмый. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков аңлатуына караганда, биредә хастаханәнең икенче чираты – балалар поликлиникасы төзү планлаштырыла. Ә хәзергә, Окольная урамындагы балалар клиникасында мәйданнар җитешмәү сәбәпле, пациентлар өчен караватлар коридорда урнаштырыла.

Биналарның эксплуатация хәле кайбер очракларда медицина хезмәтләре күрсәтү таләпләренә туры килми – капиталь яки агымдагы ремонт таләп ителә.

– Медицина, каты, көнкүреш калдыкларын утилизацияләү өчен куелган бәясе 3,8 млн. сумлык җайланманы куллану буенча мәсьәлә хәл ителмәгән – ул 5 елдан артык вакыт дәвамында җаваплы саклауда тора, – диде аудитор. Моңа җавап итеп, министр, үз кәгазендә тиешле билгеләр куеп, әлеге хәлне шәхси контроле астына алуын белдерде.

Тикшерү материалларында шулай ук авыручыларның туклану нормалары үтәлмәве билгеләп үтелә. Медучреждение пациентларын ярма һәм макарон эшләнмәләрен нормадан арттырып сыйлаганнар, шул ук вакытта сөт продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш, балык ризыклары кирәгеннән кимрәк күләмдә булган.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелде. Республика клиник инфекция хастаханәсенең баш табибына ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен күрсәтмә юлланды. Тикшерү материаллары Прокуратурага тапшырыла.



Фоторепортаж: Коллегия Счетной палаты РТ (05.07.2019г.)


Документлар