01.07.2019

1 июльдә Татарстан Хисап палатасы төзелүгә 15 ел тулды.

Коллективны 15 еллык юбилейлары белән котларга хезмәттәшләре – муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап палаталары җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин килде. Нәкъ менә 15 ел элек республиканың Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Хисап палатасы турында закон кабул ителде, бүгенге көндә ул Россия Федерациясендә иң алдынгылардан санала.
Эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк Хисап палатасы үзенә бирелгән вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча нәтиҗәле эшне тәэмин итүгә йөз тота. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына барлыгы – 399, шул исәптән Татарстан Республикасы закон проектларына – 293 һәм Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы ММИ Фонды бюджеты үтәлеше турында 106 бәяләмә тәкъдим ителде. Тышкы дәүләт финанс тикшерүен тормышка ашырган чакта вазыйфаи затлар тарафыннан кулланыла торган 15 стандарт һәм 14 методик документ әзерләнде.
Эшләү дәверендә Хисап палатасы тарафыннан 694 тикшерү-ревизия чарасы үткәрелгән вакытта 7 меңгә якын объект колачланды. 37,7 млрд. сумлык бозулар ачыкланды, әлеге бозуларны һәм җитешсезлекләрне юкка чыгару буенча 24,2 млрд. сумлык чаралар күрелде. Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча 40 җинаять эше ачылды.
Хисап палатасы муниципаль дәрәҗәдә тышкы финанс тикшерүе органнарын төзүне оештыруда актив катнашты. Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советы кысаларында хезмәттәшләр белән эшләү оештырылды. Республика территориясендә финанс-бюджет дисциплинасын арттыру мәсьәләләрен чишүдә тикшерү-күзәтчелек органнары тырышлыгын консолидацияләү буенча да шактый эш башкарылды.
Татарстан Республикасы Хисап палатасы – Россия Федерациясе дәрәҗәсендә һәм халыкара масштабтагы һөнәри бергәлекнең актив әгъзасы. Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советының Идел буе федераль округындагы бүлекчәсен җитәкли. Татарстан Республикасы Хисап палатасы вәкилләренең тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча чараларда чыгыш ясау географиясе Россиянең Краснодар краеннан алып Камчатка краена һәм Вьетнам Социалистик Республикасына кадәр җәелә. Алар шулай ук иң уңышлы практикалары белән даими рәвештә Европаның региональ тикшерү-хисап органнары ассоциациясе (ЕВРОРАИ) мәйданчыкларында уртаклашалар.
– 15 ел – шактый күренекле дата, – диде республика җитәкчелеге исеменнән коллектив хезмәткәрләрен котлап Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, Хисап палатасы эшчәнлеге нәтиҗәләре, республика Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте тарафыннан аңа карата ихтыяҗ булу Татарстан Хисап палатасының тышкы дәүләт финанс тикшерүенең көчле мөстәкыйль орган буларак җитешкәнлеге турында әйтергә мөмкинлек бирә. Ул ясаган тәкъдимнәр һәм нәтиҗәләр дәүләти идарә нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә карарлары кабул иткәндә кулланыла.
Парламент җитәкчесе шулай ук Хисап палатасының Татарстанның уңай абруен булдыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте, чөнки Россия Хисап палатасы белән бергә үткәрелгән 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадага һәм 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнгәндә һәм аларны үткәргәндә чараларны куллануны тикшерү нәтиҗәләре һәм тәҗрибәсе ил җитәкчелеге тарафыннан бюджет чараларын куллану нәтиҗәлелеге өлкәсендә уңышлы дип табылды.
– Бүген сез Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнары һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен яклауда профессиональ һәм абруйлы команда булып торасыз, – диде ул, коллективка мөрәҗәгать итеп. – Бу хакта ачыкланган хокук бозулар күләме дә, бюджет системасының төрле дәрәҗәләренә кайтарылган акча күләме дә сөйли. Хисап палатасы җитди хаталардан саклаган өчен меңләгән җитәкче сезгә рәхмәтле булырга тиеш. Бу – сезнең өчен бик зур миссия. Һәр тикшерү материалларының прокуратурага юллануы да шуны ассызыклый».
Дәүләт Советының бюджет комитеты башлыгы Леонид Якунин да Хисап палатасы хезмәткәрләренә эшкә профессиональча якын килүләре, квалификацион бәяләмәләр әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Республиканың барлык органнары һәм федераль структураларның идарәләре актив рәвештә Россиядәге иң көчле һәм абруйлылардан саналган Хисап палатасы материалларыннан файдалана». – диде ул.
– Безнең төп максат – Татарстан Республикасы Президентына, Дәүләт Советына, җәмәгатьчелеккә республика бюджетын формалаштыру һәм үтәү, бюджет чараларын куллануны таләп итә торган закон проектлары сыйфаты, дәүләт финанслары һәм милке белән идарә итү һәм куллану буенча башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген, ачыкланган бозуларның сәбәпләрен һәм нәтиҗәсен, аларны юкка чыгару мөмкинлеге турында объектив һәм бәйсез мәгълүмат җиткерү, – дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Бүгенге социаль-икътисадый шартларда безнең эшчәнлек нәтиҗәләренә карата җәмәгатьчелек тарафыннан игътибар зур. Шуңа күрә безнең көндәлек хезмәтебездә югары профессионализм, компетентлык һәм гадәттән тыш аналитик фикер йөртү сәләте кирәк.
Татарстан Республикасы Хисап палатасының 15 еллыгы уңаеннан котлауларны шулай ук Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин, РФ тикшерү-хисап органнары җитәкчеләре юллады.
Хисап палатасы коллективы адресына Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе исеменнән юлланган Рәхмәт хатлары яңгырады. Шулай ук Президент Указы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре – «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән оештыру бүлеге башлыгы Даниял Зәйдиев бүләкләнде, «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исеменә тикшерү-ревизия идарәсендәге агымдагы тикшерү бүлегенең баш инспекторы Гөлнара Зәйнуллина лаек булды. Ә тикшерү-ревизия идарәсенең баш инспекторлары Илдус Хәмзин һәм Виолетта Усач, оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Татьяна Боброва, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләсе секторы мөдире Ольга Вафина һәм эш башкару секторы мөдире Юлия Волгина Президент, Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларына лаек булды. Татарстан Республикасы Хисап палатасының Мактау грамотасы белән экспертиза һәм методология идарәсенең экспертиза бүлеге башлыгы Оксана Гвоздь һәм тикшерү-ревизия идарәсе региональ контроль бүлегенең баш инспекторы Наталья Ткачева бүләкләнде. Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисенең Рәхмәт хаты экспертиза һәм методология идарәсе методология бүлегенең баш инспекторы Айдар Мостафинга һәм мәгълүматлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Наталья Пановага тапшырылды.



Фоторепортаж: 15 лет со дня образования Счетной палаты Татарстана. (1 июля 2019г.)


Документлар