28.06.2019

27 июньдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев Россия Федерациясе Хисап палатасының Мәскәү социаль һәм икътисадый фәннәр югары мәктәбендә узган (Шанинка) Стратегик сессиясендә катнашты.

Хисап палатасының Стратегик сессияләре узган елның июленнән башлап даими рәвештә үткәрелеп килә. Алдагы сессияләрдә катнашучылар 2018-2024 елларга палатаның үсеш стратегиясен һәм 2019-2021 елларга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча фикер алышты. Бу юлы катнашучылар алдында 2020 елга илкүләм максатларга ирешүне мониторинглау буенча алымнар һәм алга таба гамәлләр планын эшләп чыгару бурычы куелды. Фикер алышуның төп темасы итеп илкүләм максатларны декомпозицияләү торды. Илкүләм максатларга ирешүгә өлеш кертүне һәм чаралар нәтиҗәлелеген бәяләү – алдагы еллардагы эшнең өстенлекле юнәлеше.
– Стратегик сессияләр – читтән караганда дөрес юнәлештә хәрәкәт итү-итмәүгә бәя бирү өчен яхшы формат, – дип билгеләп үтте РФ Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин. – Һәр мәсьәләгә төрле яклап карарга кирәк, абсолют дөрес караш була алмый.



Документлар