20.05.2019

20 майда Хисап палатасының Тикшерү-ревизия идарәсе башлыгы Дамир Шәмгунов ТНВ каналында дөнья күрә торган «Трибуна нового века» телевизион программасының коррупциягә каршы тору өлкәсендә халыкка хокукый аңлатма бирүне күз алдында тоткан тапшырулар циклының чираттагы чыгарылышында катнашты.

Бер сәгать дәвамында турыдан-туры эфирда студия кунаклары – Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәт Идарәсе, Россельхознадзор Идарәсе, Табигый байлыклардан куллану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Идарәсе, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Хисап палатасы, Иҗтимагый палата, муниципаль берәмлекләр һәм җәмгыять вәкилләре гомумтаралган файдалы казылмалар чыганаклары һәм карьерларны эшкәртү белән, шулай ук тиешле эшчәнлекне лицензияләштерү белән бәйле коррупция куркынычлары килеп чыгу ихтималы буенча фикер алышты.

Дискуссиягә кадәр күрсәтелгән промо-роликта Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан 2018 елда гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез табуның 67 очрагы (2017 елда – 93, 2016 елда – 121), шулай ук лицензия шартларын бозуның 250 очрагы (2016 елда – 72, 2017 елда – 154) ачыклану турында хәбәр ителде. Шулай ук 2016-2018 еллар эчендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә башкарылган 14 җинаять ачыкланды. Мисал өчен, 2018 елда Тәтеш муниципаль районында вак таш һәм ком табу буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган җирләрдә 4 законсыз карьер барлыгы ачыкланды. Республика эксперт төркеме килү кысаларында Алабуга муниципаль районында 2018 елда шулай ук җир асты байлыкларыннан тиешле лицензиядән башка файдалану очрагы ачыкланды.

Алып баручы Гөлнара Тимершинаның гомумтаралган файдалы казылмалар чыганакларын эшкәртү белән бәйле мәсьәләләр буенча тикшерүнең Хисап палатасы тарафыннан ни рәвешле башкарылуы белән бәйле соравына җавап итеп Дамир Шәмгунов муниципаль берәмлекләрдә алып барылган тикшерүләр барышында авыл хуҗалыгы җирләрен максаттан тыш куллану һәм законсыз карьерлар эшкәртү белән бәйле мәсьәләләрнең мәҗбүри рәвештә каралуы турында сөйләде. Әлеге юнәлеш буенча шулай ук тематик тикшерү чаралары да уздырыла. Ачыкланган бозулар, нигездә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган җирләрдә ком, известьташ, балчык һәм башка файдалы казылмалар табу, тиешле рөхсәт документларын теркәми торып карьерларны эксплуатацияләү белән бәйле.

– Авыл хуҗалыгы җирләрен максаттан тыш куллану – туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгаруга, ә гомумтаралган файдалы казылмаларны законнан тыш табу бюджет системасына акча чаралары килеп җитмәүгә китерә. Гомумән алганда, чаралар килү күләме сизелерлек. Шулай, 2017 елда гомумтаралган файдалы казылмалар табуга салынган салым муниципаль бюджетларга – 75,5 млн. сум күләмендә, 2018 елда 76,5 млн. сум күләмендә килде, – дип билгеләп узды ул.

Хисап палатасы үз эшендә берничә юнәлеш буенча җир асты байлыкларын куллану өлкәсендә тикшерүне тормышка ашыра торган органнар белән берничә юнәлештә үзара хезмәттәшлек алып бара, дип хәбәр итте алга таба Д.Шәмгунов. Иң беренче чиратта, тикшерүләр уздыру координацияләнә. Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы эшчәнлеге кысаларында ел саен Тикшерү чараларының тикшерү органнары эшчәнлеген координацияләргә һәм уздырыла торган тикшерүләр санын оптимизацияләргә мөмкинлек бирә торган җыелма планы туплана. Совет 2005 елдан бирле эшләп килә, аны Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе җитәкли.

Тикшерүче органнар тарафыннан оператив тәртиптә уртак кызыксыну тудырган һәм тикшерү чараларының нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган мәгълүмат белән уртаклашу тормышка ашырыла. Тикшерү йомгаклары даими рәвештә Ведомствоара координацияләү советы утырышларында карала. Эшнең төп өстенлеге – бозуларны кисәтү, тикшерү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, тикшерә торган оешмалар тарафыннан ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча оператив чаралар күрү.

– Мондый үзара хезмәттәшлек күп очракта тикшерү йомгаклары буенча кирәкле чаралар күрүне тормышка ашыруны, бозулар китереп чыгарган затларны һәм оешмаларны җаваплылыкка тартуны тәэмин итә. Моннан тыш, Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән җирләрне максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча җир контроленең нәтиҗәлелеген арттыруга, гомумтаралган файдалы казылмаларны табуның хокукый базасын камилләштерү һәм юл эшләре башкарган чакта җирле руда булмаган материалларны куллану процедурасын гадиләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләнде, – диде Дамир Шәмгунов үз чыгышы ахырында һәм әлеге өлкәдә бозулар санының кимү тенденциясе күзәтелүен билгеләп узды. Шулай, рекультивация таләп итә торган санкцияләнмәгән карьерлар саны 2015 елдагы 659 дан 2018 елда 325 кә кадәр кимегән.






Документлар