17.07.2020

17 июльдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2016-2019 елларда һәм 2020 елның узган чорында «Геология һәм Татарстан Республикасы җир асты байлыкларын куллану буенча фәнни-җитештерү бердәмлеге» ДУП финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерүгә нәтиҗәләр ясалды.

– Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына караган «Геоцентр» ДУПндә 2016-2019 елларда кереп күләме 54 млн. сумга якын тәшкил иткән. Бу, иң беренче чиратта, Экология министрлыгы белән төзелгән гомуми күләме 34 млн. сумлык контрактлар һәм килешүләр аркасында, – дип хәбәр итте тикшерү белән идарә иткән аудитор Илнур Мөбарәков. – Шул ук вакытта, дәүләт контрактларының шактый зур күләмдә булуына карамастан, предприятие эшчәнлегендә анализланган чорда чиста активларның бәясе ике мәртәбә диярлек кимү – 5,3 млн.нан 3 млн. сумга кимү буенча негатив тенденция күзәтелә.

Бу, аудитор фикеренчә, шул исәптән тикшерү барышында ачыкланган системалы бозулар һәм җитешсезлекләр белән аңлатылырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килештермичә ел саен гомуми бәясе 515 мең сумлык дәүләт милкен гамәлдән чыгару башкарылган, шулай ук 500 мең сумлык займ чаралары җәлеп ителгән.

Моннан тыш, предприятие милкен саклауны тикшерүне көчәйтүне таләп итә торган очраклар ачыкланган. Аерым алганда, инвентаризацияләү барышында милек булмаган очракта предприятие хезмәткәрләре аны бар дип язган. Һәм милек нульле баланс бәясенә җиткәч, аны гамәлдән сызып ташлаганнар. «Геоцентр» ДУП матди җаваплылык тоткан затларыннан чынлыкта югалган милек бәясен кире кайтару башкарылмаган. Мәсәлән, шул рәвешле автоприцеп гамәлдән чыгарылган.

Ә 2018 елның декабрендә 110 мең сумга сатып алынган кондиционерлар исәпкә алынып тормыйча шунда ук гамәлдән чыгарылган. Баш хисапчының аңлатмасы буенча, җиһазны предприятиенең элекке урнашкан җирендә монтажлаганнар. Әмма ДУПның элеккеге адресы буенча бару биналарда иске кондиционерлар булу, яңаларына алмаштырмауны күрсәтте. Хисап палатасы тарафыннан тикшерелгән чор дәвамында гомуми бәясе бер миллион сумнан артык күләмдә милек исәптән чыгарылган.

Аудитор тарафыннан «Геоцентр» башкарган чыгымнарның нәтиҗәлелеге буенча кисәтүләр ясалды. Шулай, предприятие тарафыннан «СК Согласие» ҖЧҖ белән җир асты байлыкларын кулланучылар хисабы буенча химик анализ җыю һәм эшкәртү буенча эшләр башкаруга һәм Татарстан Республикасы бүленгән һәм бүленмәгән җир асты фондының җир асты сулары ятмалары участоклары буенча геология-гидрогеология материалларын җыюга гомуми бәясе 1,44 млн сумлык ике контракт төзелгән. Әмма химанализларның эшкәртелгән мәгълүматлары буенча материаллар тикшерүгә тәкъдим ителмәде. Предприятиенең баш геологы аңлатуынча, килешүләр кысаларында җир асты байлыкларын кулланучыларның 53 хисабын сканерлар башкарылган. Ягъни чынлыкта предприятиенең үзе тарафыннан башкарылырга мөмкин булган хезмәтләр өчен түләү башкарылган.

– Сүз уңаеннан, «СК Согласие» килешүләр төзер алдыннан гына «Урман материаллары, төзелеш материаллары һәм санитар-техник җиһазлар белән күпләп сату итү» төп эшчәнлек төре белән оешкан һәм килешүләр буенча түләү алганч 1,5 айдан соң гамәлдән чыгарылган, – дип билгеләп үтте Илнур Мөбарәков.

2017 елда «Геоцентр» «ИБГИ» ҖЧҖ өчен документация тутыру һәм аны дәүләт экология экспертизасына бирү буенча эшләр башкарган. Моның өчен ДУП «Де Люкс» экологик компаниясе» ҖЧҖ субподряд буенча җәлеп иткән һәм аңа 1,3 млн. сум түләгән. Үз чиратында, «ИБГИ»дан килешү буенча 1,3 млн. сум күләмендә түләү башкарылмаган, алай гына да түгел фирма хәзер банкрот алды хәлендә тора.

Тикшерү барышында «Геоцентр» ДУП хезмәткәрләренә фиктив документлар буенча ярты миллион сумлык чыгымнарны кире кайтаруның күпсанлы очраклары ачыкланды. Хисаплы затлар тарафыннан яшәү өчен түләү, коммерцияле оешмалардан товар сатып алу турында документлар тапшырылган. Ә чынлыкта чыгымнар башкарган вакытка әлеге оешмалар я ликвидацияләнгән, яисә башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнгән. Мондый фактлар предприятиенең барлык диярлек хезмәткәрләре – җитәкчелек составы һәм предприятие белгечләре буенча ачыкланган.

Моннан тыш, предприятие эшчәнлеге максатларына туры килми торган чыгымнарны түләү башкарылган. Мәсәлән, 2019 елда (хәзер инде элеккеге) директор Р.М.Әхмәтовка «Коллыкның һәм мәҗбүри хезмәтнең заманча формалары белән көрәш» темасына Швейцариядә узган форумда катнашу буенча командировка чыгымнары кире кайтарылган. Алай гына да түгел, тәкъдим ителгән хатлар буенча, яшәү чыгымнарын үз өстенә кабул итүчеләр алган булган. Шул ук вакытта командировкага юлланган Әхмәтовка берьюлы ике кеше яшәгән өчен тотылган чыгымнар кире кайтарылган.

Сүз азагында аудитор федераль законнар нигезендә ил территориясендәге барлык унитар предприятиеләрнең, шул исәптән «Геоцентр» ДУП ликвидацияләнергә яисә реорганизацияләнергә тиешлеген билгеләп үтте.

Җавап сүзе белән чыгыш ясаган экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский: «Хисап палатасы шактый җитди бозулар ачыклады, аңа моның өчен рәхмәтлебез. Предприятиегә Экология министрлыгы аппаратыннан яңа җитәкче билгеләнңе. Һәм без предприятие үз эшен яңа биттән дәвам итәр дип ышанабыз», – дип белдерде. Шуның өстенә ел азагына кадәр аны дәүләт-бюджет учреждениесе итеп реорганизацияләү турында карар кабул ителгән инде.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча «Геоцентр ФТО» ДУПнә – күрсәтмә, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына мәгълүмати хат юлланды. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә җибәрелә.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (17 июля 2020 года)


Документлар