17.07.2020

17 июльдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2 айдан 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә урыннар булдыру өлешендә «Демография» региональ проектын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын 2019 елда куллануны тикшерү буенча тикшерү чаралары нәтиҗәләрен раслады.

Татарстан Республикасында республика муниципаль берәмлекләрендә балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзү өлешендә «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыруга узган елда – 855,6 млн. сум, шул исәптән республика бюджеты чаралары хисабына 359,4 млн. сум акча юлланган.

Тикшерү чарасы барышында үткәрелгән региональ программаны тормышка ашыруны анализлау Программа паспорты тарафыннан аны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге критерийлары сыйфатында билгеләнгән барлык күрсәткечләрнең 2019 елда тулы күләмдә башкарылганлыгын күрсәтте. Шулай, Татарстан Республикасында яшәүче һәм дәүләт һәм муниципаль мәктәпкәчә оешмаларга йөрүче өч яшькә кадәрге балалар саны 2019 елда 3 090 (13%ка) кешегә арткан һәм 26 417 кеше тәшкил иткән. Шул ук вакытта бакчаларда 3 яшькә кадәрге балалар өчен 3 200 өстәмә урын булдырылган, бу планлаштырылган күрсәткечләргә туры килә.

Объектлар төзелешенең дәүләт тарафыннан заказчысы булган һәм аның аша яңа мәктәпкәчә учреждениеләр төзелешен финанслау башкарылган Татарстан Республикасының Инвестиция-төзелеш баш идарәсендә тикшерүләр үткәрелгән. Шулай ук хисап елында төзелгән һәм куллануга тапшырылган: Казанда һәм Түбән Камада – икешәр, Яр Чаллыда – биш, Алабуга, Минзәләдә, шулай ук Лаеш һәм Кайбыч муниципаль районнарда берәр – барлыгы 13 балалар бакчасы тикшерелде.

Тикшерү белән җитәкчелек иткән аудитор Сергей Колодников хисабында әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен гамәлгә кертү бакчаларга булган чиратны киметергә ярдәм итте дип ассызыклана. Шулай, Яр Чаллыда 2019 елда 31 декабрьгә карата ел башы белән чагыштырганда ул – дүрттән бергә (4 640 урынга), Түбән Камада – 64%ка (1 483 урынга), Минзәләдә – 30%ка (97 урынга), Кайбыч районында 100%ка кими. 2019 елда яңа ике балалар бакчасы эксплуатациягә тапшырылган Казанның Совет районында чират 13%ка (1 928 урынга) кимегән.

13 яңа объектның җидесендә аерым кимчелекләр һәм төзелеш һәм бизәкләү эшләренең сыйфатсыз башкару очраклары ачыкланды. Мәсәлән, Кайбыч районының Кошман авылындагы «Тиенкәй» балалар бакчасы түшәмендә штукатурканың кубып төшүе һәм су агып төшкән эзләр калу ачыкланды. Яр Чаллының 121 нче санлы «Сабантуй» балалар бакчасынгы санитар төенләнеш бүлмәләре диварларында ярыклар бар иде. Ә Түбән Каманың 96 нчы санлы «Елмаю» балалар бакчасы территориясендә түшәлгән брусчатка утырган урыннар табылды.

Моннан тыш, «АБВГДейка» (Яр Чаллы) балалар бакчасында каралган гомуми бәясе 232,7 мең сумлык хәрәкәт датчиклы 45 яктырткыч урынына җирле подрядчы – «Твой дом» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ гади яктырткычлар куйган.

ТР ИТБИ директорының беренче урынбасары РАфар Шакиров аңлатуынча, тапшырылган барлык балалар бакчасы да төзелешне башкарган подряд оешмаларында гарантиядә тора. Һәм 10 балалар бакчасы буенча дәүләт заказчысы кисәтүләрне таный. Алты мәктәпкәчә белем бирү оешмасы буенча җитешсезлекләр инде юкка чыгарылган, калганнары буенча – тәмамлау стадиясендә. Ачыкланган бозулар буенча гомуми бәя – 657,6 мең сум – тулы күләмдә кире торгызылырга тиеш.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы Инвестиция-төзелеш баш идарәсе» ДКУ нә күрсәтмә юлланды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (17 июля 2020 года)


Документлар