17.07.2020

17 июльдә Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2018-2019 елларда һәм 2020 елның узган чорында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясенннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү өчен бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллану нәтиҗәләре каралды.

Тикшерү чарасы барышында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясенннән мәхрүм калган балаларның тормыш хәлен һәм сыйфатын яхшырту буенча оештыру, социаль-икътисадый шартларны формалаштыру, аларны социаль яктан яклау дәрәҗәсен күтәрү буенча эш нәтиҗәлелеге бәяләнде. Шулай ук учреждениеләрнең матди-техник яктан тәэмин ителеш дәрәҗәсенә анализ ясалды.

- Ятим балалар – халыкның дәүләт органнары ягыннан аерым игътибар өмет итә торган өлеше. Хисап палатасы үзенең эшчәнлеге дәверендә әлеге мәсьәләне һәрвакыт контрольдә тотты һәм үз вәкаләтләрен арттырмыйча, закон кысаларында, ничәмә мәртәбә актив рәвештә кыен хәлләрдә үз фикерен әйтте, – диде, фикер алышуны башлап, Алексей Демидов. – Без һәрвакыт ситуациядән хәбәрдар һәм республиканың әлеге юнәлештәге килеп чыккан проблемаларны хәл итүдә шактый алга китүен билгеләп узабыз.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Дәрвишләр бистәсенең акыл ягыннан зәгыйфь балалар интернат-йорты, Казанның 11 нче ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернаты һәм Казанның Идел буе районы балалар йорты тикшерелде.

– 2018-2019 елларда әлеге юнәлеш буенча социаль ярдәм күрсәтүгә 1 149 млн сум чара юлланды, 2020 елда 840,7 млн. сум акча каралган. – диде аудитор Илнур Мөбарәков. – Социаль түләүләр, шулай ук торак белән тәэмин итү буенча чараларны финанслау күләме тикшерелгән чорда ел саен арта барган.

Ятим балалар өчен махсуслаштырылган торак фонд булдыру Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән төзелгән дәүләт контрактлары нигезендә тормышка ашырыла.

Тикшерү барышында балигъ булган ятимнәрне торак белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары ачыкланды.

– 2018 елда 297 торак бина бүлеп бирелгән, узган елда – 303, 2020 елның беренче яртыеллыгында – 58, быел барлыгы 600 планлаштырыла, – дигән мәгълүмат җиткерде мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина. – Мәйданы 24 квадрат метрлыдан башланган фатирлар да, чиста бизәкләнгән шәхси йортлар да – шәһәрдә, шулай ук авыл җирлегендә дә бирелә.

– Быел былтыргы бурычлар да капланамы? – дип тәгаенләде Хисап палатасы Рәисе.

– Әйе, быел 2014 елда исәпкә кереп бүген дә чиратта торучылар фатир алачак. Бүгенге көндә чиратта барлыгы 1300 ятим бала тора. Ике елдан әлеге категорияне торак белән тәэмин итү буенча барлык бурыч йөкләмәләрен башкарырга планлаштырабыз, – дип өстәде А.Әсәдуллина.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты исеменә бюджетта ятим балалар өчен минималь мәйданы буенча закон таләпләренә туры килә торган торак сатып алуга каралган өстәмә чыгымнарны юкка чыгара торган карар кабул итү өчен мәгълүмат юлланды.

– Республикада ятим балаларга ярдәм йөзеннән социаль түләүләр рәвешендә чаралар тормышка ашырыла – автобуста йөрүгә субсидия, кием, аяк киеме комплекты сатып алуга бер мәртәбә түләнә торган пособие, дәреслекләр һәм язу-сызу кирәк-яраклары сатып алуга еллык пособие, айлык стипендия һәм ашауга пособие, – дип дәвам итте Илнур Мөбарәков. – Шуның белән беррәттән ятимнәр йортыннан чыгучыларга аерым түләүләр – кием, аяк киеме, йомшак инвентарь һәм җиһаз сатып алуга (25,3 мең сум) һәм бер мәртәбә түләнә торган (59,3 мең сум) пособиеләр – инде 8 ел дәвамында индексацияләнмәгән.

Аудитор сүзләренә караганда, дәреслекләр һәм язу-сызу өчен кирәк-яракларга еллык пособиеләр түләү, шул исәптән уку процессы башлангач та тормышка ашырыла. Мәсәлән, 2019 елның дүртенче кварталында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына әлеге максаттан 2,2 млн. сум акча (еллык күләмнең 40%ы) бүлеп бирелгән. Акчалар ятим балаларга тулы күләмдә декабрьдә, ягъни уку семестры уртасында һәм азагында барып ирешкән.

Тикшерелгән учреждениеләрне финанслауның гомуми күләме 392 млн сум тәшкил итте.

Аларда гомуми бәясе 11,8 млн. сумлык исәптә күрсәтемәгән товар-матди байлыклар, хисап мәгълүматларын дөрес язмау белән бәйле финанс бозулары ачыкланды. Бухгалтерлык исәбен алып барудагы кырыс хаталар, финанс хисабын бозу очраклары буенча административ хокук бозулар турында беркетмә төзелде.

Тикшерү барышында бер тәрбияләнүчегә туры килә торган мәйдан һәм яшәүчеләр саны буенча нормативлар үтәмәү очраклары ачыкланды. Шулай, Дәрвишләр бистәсендәге интернат-йортта 15,6 квадрат метр мәйданлы бүлмәдә 6 бала яши (ә норматив буенча бер балага 6 квадрат метр булырга тиеш).

Тикшерелгән барлык учреждениеләрдә ятим балалар өчен биш тапкыр ашату таләбе үтәлә. Шул ук вакытта, продуктларның аерым төрләре буенча нормалар үтәлми: алар ярмалар, макарон һәм кондитер эшләнмәләре буенча арттырылган, шул ук вакытта еш кына тәрбияләнүчеләр балык, җиләк-җимеш, эремчек кабул итми.

Аудиторлык хисабында шулай ук кадрлар җитмәве билгеләп үтелә. 2018-2019 елларда һәм 2020 елның 1 кварталында Дәрвишләр бистәсендәге интернат-йортта физик затлар белән штат тутыру түбәндәгечә тәшкил итте: табиблар белән – 55%, урта медицина персоналы белән – 64%, педагоглар – 53%, тәрбиячеләр – 60%.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерелгән учреждениеләргә ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча күрсәтмәләр юлланды.

Тикшерү нәтиҗәләре хакында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына мәгълүмат җибәрергә карар кылынды. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына юллана.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (17 июля 2020 года)


Документлар