11.06.2020

11 июньдә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 10 нчы утырышында «2019 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» закон кабул ителде.

2019 елда республика Хисап палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы хөкүмәт Хисабын тышкы тикшерү нәтиҗәләре турындагы доклад белән ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.

Ул Хисап палатасы әзерләгән Бәяләмәдә тышкы тикшерү нәтиҗәләре, закон белән расланган билгеләнешләрнең казанышларын бәяләү, тайпылышларның сәбәпләренә анализлар булуын хәбәр итте. Дәүләт программалары һәм илкүләм проектлар киселешендә бюджет ассигнованиеләре үтәлеше турында мәгълүматны мөстәкыйль бүлек итеп бүлеп бирү мөһим аспект булып тора. Тотылган чыгымнарга гына түгел, ә чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген характерлаучы билгеләнгән индикаторларга да анализ ясалган.

Чыгыш ясаучы депутатларның игътибарын, Хисап палатасы фикеренчә, бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруның мөһим юнәлешенә юнәлтте. «Килеп туган шартлардан чыгып, аларга бүлеп бирелә торган финанслау күләмен үзгәртү турында тәкъдимнәр кертү буенча баш идарәчеләрнең хокукы закон нигезендә беркетелде, – дип билгеләп үтте ул. – Расланган күрсәткечләрнең үтәлмәү сәбәпләрен анализлау барышында бюджет акчаларына чынбарлыктагы ихтыяҗ планлаштырылган күләмнән түбәнрәк булган очраклар ачыкланды. Һәм түләүләрнең гариза бирү характерында булуы яки бәйге процедуралары нәтиҗәләре буенча экономияләү һәрвакытта да сәбәп түгел. Бүгенге хәлне исәпкә алып, чыгымнарның актуаль юнәлешләре буенча акчаларны оператив рәвештә күчерү – барлык төп идарәчеләрнең бурычы».

«2019 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» Татарстан Республикасы законы соңгы укылышта керемнәр буенча – 288 млрд. 520 млн. 142 мең сум, чыгымнар буенча – 274 млрд. 812 млн. 103 мең 600 сум күләмендә кабул ителде. Хисап елы керемнәр чыгымнардан 13 млрд. 708 млн. 38 мең 400 сумга артып киткән хәлдә тормышка ашырылган.






Документлар