05.06.2020

Хисап палатасында «Мин Ватаным белән горурланам!» балалар рәсемнәре бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аның геройлары, тыл хезмәтчәннәре истәлегенә багышланган иде, һәм ул балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, нык гаиләнең, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренең уңай образын формалаштыру, туган якның бай һәм данлы тарихына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Конкурста Хисап палатасы хезмәткәрләренең яшь талант ияләре катнашты һәм, әти-әниләрнең сүзләренә караганда, иҗади процесс барышында балалар белән Ватаныбыз тарихындагы батырлар сәхифәләре, кешеләрнең Ватанны саклаудагы батырлыклары турында әңгәмәләр алып барылган.

Иң яхшы эшләр дәүләт органнары профсоюзларының республика конкурсында катнашырга юлланды.



Фоторепортаж: Конкурс детского рисунка «Я горжусь моей Родиной!»


Документлар