07.03.2020

6 мартта Алексей Демидов рәислегендә Хисап палатасы Коллегиясе 2017-2019 елларда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә грантлар түләүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Грантлар алу өчен Татарстан Республикасының театр, музыка, хореография сәнгате өлкәсендә бәйге сайлап алуына иҗади проектларын тәкъдим иткән һөнәри иҗат коллективлары көрәшә. Тикшерелгән вакыт аралыгында бюджеттан финанслау күләме 773 млн. сум тәшкил иткән.

Тикшерүләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткәрелде. Шул ук вакытта аудитор Илнур Мөбарәков республика Мәдәният министрлыгы адресына да дәгъва белдерде.

Грантлар максатчан кире кайтарылмый торган субсидияләр рәвешендә бирелә. Шул ук вакытта акчалар кайбер очракларда чаралар үткәрүгә тиешле килешүләр һәм сметалар төземичә бүленеп бирелгән.

– Дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашырганда закон бозуларга юл куелган, – дип дәвам итте аудитор. – Хезмәт күрсәтүгә контрактлар аларның гамәлдә үтәлгәннән соң төзелгән. Башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләрнең нәтиҗәләре турында хисап бирү өлешендә контрактларның таләпләре үтәлми.

Әйтик, 2017 елның 21 мартында Опера һәм балет театры «Студия-Театр» ҖЧҖнең бердәнбер катнашучысы белән «Пики дамасы» спектакленә декорацияләр ясау өчен 7,6 млн. сумлык контракт төзегән. Эшләрне башкару вакыты исә 2017 елның 15 гыйнварына кадәр, ягъни контракт төзелгәнче ике ай элек билгеләнгән. Шул ук дата эшләрне тапшыру һәм кабул итү актында да күрсәтелгән.

Шулай ук контрактлар төзү һәм аларны чынбарлыкта башкарудан алдарак хезмәтләр өчен түләү очраклары да билгеләнде. Әйтик, филармония 2018 елның 30 ноябрендә физик затлар белән «Novogodye.ru илендә маҗаралар» Яңа ел спектаклендә катнашкан өчен подряд килешүләрен түләгән. Подрядның һәр килешүе буенча әлеге дата белән башкарылган эшләрне – тулысынча һәм билгеләнгән вакытка – кабул итү турында акт төзелгән. Тик чынбарлык буенча Яңа ел спектакле 2018 елның 26, 28, 30 декабрендә һәм 2, 3 гыйнварында булган.

– Билгеле бер дәрәҗәдә сез бу хәлдә корбаннар булуыгызны аңлыйбыз, чөнки сайлау мөмкинлеге булган артистлар, үз шартларын куя алалар, – дип мөрәҗәгать итте А.Демидов мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмовага. – Тик киләчәктә, үз-үзегезне куркыныч астына куймас өчен, контрактларны уйлабрак әзерләргә кирәк.

Үз чиратында Юлия Әдһәмова хәзер Министрлар Кабинетының грантлар бирү турындагы нигезләмәсенә – сайлап алу критерийлары бик ачык итеп язылган федераль законнарны һәм Мәскәү тәҗрибәсен исәпкә алып – үзгәрешләр әзерләнүен хәбәр итте.

Тикшерү чарасы йомгаклары буенча Татар дәүләт филармониясенә, Татар дәүләт академия театры һәм Татар дәүләт опера һәм балет театрына күрсәтмәләр җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат Мәдәният министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырылды.



Фоторепортаж: Заседание Коллегии Счетной палаты Республики Татарстан (06.03.2020г.)


Документлар