15.10.2019

15 октябрьдә Россия Хисап палатасы һәм Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнары порталында тәмамланмаган төзелеш объектлары күләмен һәм санын киметү буенча РФ Хисап палатасының системалы тәкъдимнәре буенча фикер алышу булды.

Чара Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары һәм тәмамланмаган төзелеш объектларын исәпкә алу һәм төзү мәсьәләләре өчен җаваплы башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә форматында узды.

РФ Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова билгеләп үткәнчә, үткәрелгән «2017-2018 елларда һәм 2019 елның узган вакыт аралыгында (Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары мәгълүматын исәпкә алып) тәмамланмаган объектлар күләмнәрен һәм санын киметүгә юнәлдерелгән Россия Федерациясе башкарма хакимияте органнары тарафыннан күрелә торган чараларның нәтиҗәлелегенә анализ» эксперт-аналитик чара нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тәкъдимнәр пакеты әзерләнгән. Аның сүзләренә караганда, кайбер милли проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә күрсәткечләргә ирешүдә проблемалар бар. Мәсәлән, күп кенә төбәкләрдә социаль объектлар төзелешендә артта калу күзәтелә.

Дистанцион фикер алышу кысаларында семинарда аудитор Азат Вәлиев, ТР Хисап палатасы идарәләре җитәкчеләре, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.



Фоторепортаж: Видеоконференция 15.10.2019г.


Документлар