Русская версия / Татарская версия Шимбә, 16 февраля 2019 г.
Счетная палата Республики Татарстан
Татарстан Республикасы
Хисап палатасы
Электрон кабул
итү бүлмәсе
Логин
Пароль
  Керергә
Соңгы вакыйгалар Палата турында МКС ТХО Советы Үзара тәэсир итешү Документлар Мәгълүмати бюллетеньнар Элемтә өчен
Вакыйгалар елъязмасы
11.12.2018
11 декабрьдә Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы әгъзалары үзләренең чираттагы утырышында кабат җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә идарә һәм тикшерүнең нәтиҗәле системасын тәэмин итү темасына мөрәҗәгать итте.
2014 елда Координацияләү советы бюджетка түләүләр кертемнәренең тулылыгын һәм үз вакытында булуын тикшерүне көчәйтү, руда булмаган материалларны чыгарган вакытта закончалык таләпләрен саклау мәсьәләсен караган иде инде. Киң таралган руда булмаган материалларны законсыз рәвештә чыгару – бюджет системасына акча чараларының кереп бетмәвенә, ә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә файдалы казылмалар чыгару җирнең уңдырышлы катламын югалтуга ук китерүе билгеләп үтелде.  Бу еллар эчендә проблеманың кискенлеге кимесә дә, юкка чыкмады әле. Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең республика парламентына мөрәҗәгатендә җирләрне хуҗалык әйләнешенә кертү буенча тәэсирле чаралар кабул итүнең, кишәрлекләрне авыл хуҗалыгы билгеләнеше категориясенә кире кайтаруның яисә рациональ файдаланмаган очракта аларны кире алуның мөһимлеген басым ясаганга күрә, Совет әлеге мәсьәләгә кире кайтты. 
Татарстан Хисап палатасы аерым муниципаль районнарда тикшерүләр уздырды. Гомуми таралган файдалы казылмаларны чыгару мәсьәләләрен регламентлау өлешендә тикшерү чаралары, Россия Федерациясенең башка субъектларының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү йомгаклары буенча  ул әлеге өлкәдә бозуларны кисәтү буенча тәкъдимнәр комплексын әзерләде. 
– Подрядчылар дәүләт һәм муниципаль юллар төзегәндә контракт буенча нуль бәягә ия булган җирле руда булмаган материаллардан, башлыча грунттан, файдаланган вакытта дәүләт тикшерү-күзәтчелек органнары санкцияләре белән бәреләшә, бу пародаксаль хәл бит, – дип хәбәр итте тикшерү җитәкчесе, Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев.  
Ул Россиянең күп кенә регионнарында гомуми таралган файдалы казылмаларны табу вакытында җир асты байлыкларыннан файдалану һәм аларны саклауны муниципаль тикшерүне тормышка ашыруның административ регламенты кабул ителүен өстәде. Ә гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгаруга чик кую өчен Регион дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары һәм хокук саклау органнарының хезмәттәшлеге буенча чаралар планнары расланган.   
– Методик ярдәм күрсәтү, бердәм стандартны тәэмин итү өчен республика дәрәҗәсендә тиешле типовой регламент эшләү максатка ярашлы, – дип билгеләп узды А.Вәлиев. 
Тикшерү чарасы йомгаклары буенча тәкъдимнәр комплексы әзерләнде.  
Күп очракларда карьерлар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә тиешле документларны рәсмиләштерми генә барлыкка килә, дип билгеләп узды рәис Алексей Демидов һәм сүзне әлеге юнәлеш буенча уздырыла торган эш, төп проблемалар һәм күрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирү өчен экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакировка һәм Россиянең авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзор) территориаль Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбиповка бирде.  Экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, рекультивация таләп ителә торган санкцияләнмәгән карьерлар саны 659 дан (2015 елда) 325кә кадәр (2018 елда) кимегән. Файдалы казылмалар хәрәкәтен тикшерү һәм исәпкә алу өчен министрлык Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (ЕГАИС) аналогында автоматлаштырылган система булдырырга тәкъдим итә. Ф.Шакиров сүзләре буенча, бу законсыз чыгаруны юкка чыгарырга һәм җирле бюджетка салымнар керүен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. 
Россельхознадзорның республика буенча Идарәсе авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә санкцияләнмәгән карьерлар санын кыскарту өчен федераль законнарга аларны сәнәгать җирләренә күчерү моментына кадәр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләренә җир асты байлыкларыннан файдалануга хокук лицензияләрен бирүне тыя торган үзгәрешләр кертүне кабул итәргә кирәк дип саный. 
– Шулай ук милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары нигезендә муниципаль җир тикшерүен дә кире кайтару зарур, шул вакытта хәл үзгәрер. Биредә күп нәрсә муниципаль район башлыкларына бәйле, – дип билгеләп үтте Н.Хәбипов. 
Совет исеменнән Татарстан Республикасы Президентына каралган мәсьәлә һәм юл эшләрен башкару вакытында җирле руда булмаган материаллардан файдалану процедурасын гадиләштерү, муниципаль җир тикшерүенең һәм башка күп кенә юнәлешләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр буенча мәгълүмат әзерләнде. 
Алга таба утырышта катнашучылар муниципаль берәмлекләрдә финанс тикшерүе нәтиҗәлелеген күтәрү, җибәрелә торган бозуларның сәбәпләрен һәм шартларын юкка чыгару мөмкинлекләрен тикшерделәр. 
– Безнең максат бозуларны һәм кимчелекләрне киметү генә түгел, ә аларны кисәтү буенча эзлекле эш алып бару да бит, – дип искә төшерде Ведомствоара координацияләү советы рәисе.  
Муниципаль берәмлекләрдә тикшерүләр нәтиҗәләре шуны күрсәтте: ачыклана торган системалы һәм типик бозуларның төп сәбәпләренең берсе – финанс-бюджет һәм милек өлкәләрендә җирле дәрәҗәдәге комплекслы тикшерүнең җитәрлек булмавы. 
Республика Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков сүзләре буенча, мондый хәл бөтен җирдә дә күзәтелә һәм бер ел гына кабатланмый инде. Тикшерүләр күрсәткәнчә, беренче чиратта куркыныч зонасында – законлылык ягыннан да, коррупция күренешләре позициясеннән дә – милек һәм җир ресурслары белән идарә итү тора. 
Шуңа күрә муниципаль берәмлекләр башлыклары адресына тикшерү-хисап палаталары функционалын тартып, бюджет дисциплинасы дәрәҗәсен күтәрү буенча тәкъдим ителә торган чаралар белән мөрәҗәгать проекты әзерләнде. Ул бертавыштан Координацияләү советы әгъзалары тарафыннан хупланды. 
– Билгеле, район башлыгы, мисал өчен, һәр муниципаль учреждение белән төзелә торган килешүләр – контрактларны шәхсән үзе тикшерә алмый, ул аны эшләргә тиеш тә түгел. Әмма тикшерүнең төгәл системасын һәм нәтиҗәләр өчен сорауны оештыру – мөмкин эш, – дип ассызыклады А.Демидов.  
Советка әлеге хәлгә зарур булган йогынты ясарга мөмкинлек бирә торган вәкаләтләр бирелгәнгә күрә, утырышта катнашучылар шулай ук Муниципаль районнар дәрәҗәсендә эш оештыру өчен тикшерүләрнең иң актуаль мәсьәләләре исемлеген яклап чыкты. Аны аларның компетенциясендәге мәсьәләләрне чишү вакытында, җирле үзидарә органнарының мөстәкыйльлеген истә тотып, эшләрендә куллану өчен муниципаль тикшерү-хисап палаталары рәисләренә җиткерергә карар чыгарылды. 
Координацияләү советы әгъзалары – Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев һәм Россия Казначылыгы эшчәнлеген тәэмин итү буенча Үзәк җитәкчесе Әминә Хөсәенова – район тикшерү-хисап палатасы функционалын файдалану һәм бозуларны кисәтүгә һәм аларга чик куюга юнәлдерелгән эчке тикшерүне оештыру буенча тәҗрибә уртаклашты. 
Утырыш ахырында Координацияләү советы әгъзалары агымдагы елда Тикшерү чараларының җыелма планын үтәү буенча эшне канәгатьләнерлек дип таптылар, шулай ук Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен сатып алулар өлкәсендә күзәтчелек, тикшерү, хокук саклау органнарының һәм дәүләт финанс тикшерүе органнарының үзара хезмәттәшлек тәртибе турында яңа килешүне хупладылар. 
Яз көне махсус төзелгән эшче төркем Ведомствоара координацияләү советы әгъзалары арасында мәгълүмат алмашу алгоритмы каралган Килешүне актуальләштерү буена эш алып барды. 

Вакыйгалар исемлегенә күчү
Оператив материаллар

2014 елда эше
турында
видеохисап 

Татарстан Республикасы
Хисап палатасы
Коллегиясе утырышлары материаллары
Россия Федерациясе
Россия Федерациясе Президенты Россия Федерациясе Хисап палатасы
Россия Федерациясе
Президенты
Россия Федерациясе
Хисап палатасы
Татарстан Республикасы
Официальный сайт президента Республики Татарстан
Официаль сервер
Хөкүмәт порталы
Дәүләт Советы
Суд хакимияте
ТР Үзәк сайлау комиссиясе
Муниципаль хакимият
Иҗтимагый палата
Сайт картасы
Фоторепортаж
Эзләү
Хат язарга
Сайтны эшләүчеләр Татарстан Республикасы Хисап палатасы