17.09.2012

Татарстан Хисап палатасы командасы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең мини-футбол буенча II Спартакиадасы кысаларында 4 урын яулады һәм спорт төрләре буенча гомумспартакиада нәтиҗәләре җыелмасына шактый күп очко өстәде.

Башлангыч раундта ТР ХП футболчылары, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы командасы белән тигезнәтиҗәгә уйнап (1:1) һәм Роспотребнадзор (9:0) һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (8:0) командаларын шактый җиңел отып, үз төркемендә беренче урынга чыкты.

Финалның 1/8 өлешендәге плей-офф уеннарында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы командасы белән төп вакытта җиңүче ачыкланмады – исәп 2:2. Ә пенальтины Хисап палатасы уенчылары остарак типте – 2:1. Ә чирекфиналда ТР Министрлар Кабинеты Аппараты командасын җиңү өчен төп вакыт та җитте. Исәп – 3:2.

ТР буенча ЭЭМ белән булган ярымфиналда уңыш әле бер якка, әле икенче якка елмайды. Ләкин нәтиҗәдә Хисап палатасы 0:2 исәбе белән оттырды. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән 3 урын өчен матчта безнең футболчыларга көч тә, эмоция дә җитмәде инде. Чөнки әлеге матч ЭЭМ белән булган уеннан соң ук башланды.


   

ФОТО.

Документлар