05.05.2019

5 майда Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең Күзәтчелек советы Рәисе сыйфатында Бадминтон буенча Россия Кубогына үткәрелгән ярышларда мактаулы кунакларның берсе булды.

Кадерле бүләк өчен илнең 15 регионыннан килгән 117 спортчы көч сынашты. Турнирда җиңүчеләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым, парлы һәм катнаш разрядларда билгеләнде.

Татарстан Республикасы вәкилләре ярышларда 1 алтын, 1 көмеш һәм 3 бронза медальләре яулады. Хатын-кызлар арасында аерым уйнау буенча җиңүче дип Кубокка өченче ел рәттән лаек булган Казан бадминтончысы Евгения Косецкая танылды.

Документлар