27.04.2019

27 апрельдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре «Урман утырту көне» гомумреспублика табигатьне саклау акциясендә катнашты. Бу чара кысаларында республиканың барлык муниципаль районнарында яңа урманнарга нигез салынды.

Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре якынча 2,8 млн. берәмлек утырту материалы әзерләгән. Бу юлы безнең хезмәткәрләр урман ресурсларын яңадан торгызу буенча язгы акциядә катнашу өчен Питрәч районы Иске Шигали авылына юнәлде. Биредә алар тарафыннан 600 дән артык үсенте утыртылды. Агачлар утырту авыл тирәсендәге җирне эрозиядән һәм алга таба җимерелүдән саклаячак.

Республика буенча акциядә 30 меңнән артык кеше катнашты. 2011 елда беренче акция үткәрелгән көннән бирле Татарстанда урманнар мәйданы 5284 гектарга артты, республика урманнары 18,6 млн үсентегә баеды.

ФОТО

Документлар