12.04.2019

Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республика Хисап палатасының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителде.

Узган елда тышкы яктан тикшерү органы тарафыннан 55 тикшерү-ревизия чаралары, шул исәптән муниципаль районнарда 11 тикшерү һәм ике нәтиҗәлелек аудиты үткәрелде. Барлыгы 492 объект тикшерелде. 2017 ел белән чагыштырганда, ачыкланган бозуларның гомуми күләме 1 млрд. сумга диярлек арткан һәм гомуми күләме 3 млрд. 420 млн. сумга җиткән. Шунысы игътибарга лаек: бозуларның күп өлеше дәүләт (муниципаль) милекне куллану һәм идарә итү өлкәсенә карый (2 млрд. 367 млн. сум).

Милекне, шул исәптән җир кишәрлекләрен кулланганда һәм аның белән идарә иткәндә килеп чыккан бозулар тикшерелгән һәр муниципаль берәмлектә ачыкланды. Типик бозулар арасында – җирләрдән килешүләр төземичә генә файдалану; эре җир кишәрлекләрен коммерциячел структураларга түбән бәядән бирү һәм алга таба аларны кечерәк мәйданнар итеп бүлү һәм базар бәясе буенча сату; күчемсез милекне куллану өчен коммерциячел структураларга бирү тәртибен үтәмәү.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча 3 млрд. 219 млн. сумнан артык күләмдә чаралар кире торгызылды һәм чаралар күрелде, бу ачыкланган бозуларның гомуми күләменә карата 94% тәшкил итә.

Узган ел эчендә Хисап палатасының вазыйфаи затлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 101 беркетмә төзелгән. 76 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, шуларның алтысы биләгән вазыйфаларыннан азат ителгән. Гомуми күләме 805 мең булган административ штраф 2 юридик һзм 63 вазыйфаи затка салынды. Тикшерү материаллары буенча «Вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру» маддәсе буенча 2 җинаять эше ачылды.

Хисап палатасы тәкъдимнәре буенча, үткәрелгән тикшерү чаралары нәтиҗәсендә республика Хөкүмәте тарафыннан 4 карар кабул ителде.

Документлар