26.03.2019

26 мартта Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегендә 2017-2018 елларда бюджет чараларын һәм муниципаль милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләре расланды.

Тикшерү чарасы шәһәрнең тикшерү-хисап палатасы белән берлектә уздырылды. Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев сүзләренчә, бюджет чараларын максатсыз файдалану очраклары ачыкланмаган. Элегрәк уздырылган тикшерү буенча чаралар тулысынча күрелгән.

Тикшерүчеләрнең дәгъвалары 6,8 млн. сум күләмендә башкарылган хезмәтләрнең бәясен арттыру буенча ачыкланган аерым очраклар белән бәйле. Мисал өчен, Җиңү паркын реконструкцияләү вакытында подрядчы бетон күләмен – 0,24 млн. сумга, ә җир асты кичү юлларын ремонтлау вакытында төзелеш материалларының бәясе 2 млн. сумга арттырылган. Мондый чараларның зур өлеше шәһәр бюджетына кире кайтарылган, ә калган суммага подрядчыларның башкарылган һәм исәпкә алынмаган хезмәтләре кабул ителгән.

Бухгалтерлык исәбен алып бару тәртибен бозуның аерым очраклары теркәлгән, алар буенча административ җаваплылыкка тарту турында 3 беркетмә төзелгән.

Тикшерү материалларында шулай ук җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә бозулар да билгеләп үтелә. Шәһәр башкарма комитеты тарафыннан калдыкларны утильләштерү өчен «ПЭК» ҖЧҖ на арендага бирелгән 10,4 га мәйданлы җир кишәрлегендә туфрак чыгару буенча карьер табыла.

10,1 га мәйданлы башка кишәрлекне «Стройдеталь-М» ҖЧҖ аренда килешүе төземичә генә файдаланган, һәм әлеге 6 млн. сум күләмендәге нигезсез баю суд тәртибендә кире кайтарылмаган.

– Бу безнең ялгышлык, һәм без моны төзәтергә әзер, – диде Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев. – Шәһәр башкарма комитеты кишәрлекне бушату һәм нигезләнмәгән баю суммасын кире кайтару турында судка дәгъва гаризасы бирде инде. Эш тиздән хәл ителәчәк.

Ул шулай ук дүрт ел эчендә җир мөнәсәбәтләре юнәлешендә җитди эш башкарылу турында сөйләде: 3 млрд. сум чамасы тора торган 50 га җир шәһәргә кире кайтарылган. «Бүген әлеге җирләр муниципаль милектә, һәм биредә балалар бакчалары, спорт объектлары, аерым алганда, Көрәш сарае төзелә. Мәктәп төзелешенә керешәбез», – дип хәбәр итте Н.Мәһдиев.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәре мэрына күрсәтмә юлланды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.

ФОТО

Документлар