26.03.2019

26 мартта Алексей Демидов җитәкчелегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегисе утырышында 2016-2018 елларда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны бушлай дәреслекләр белән тәэмин итү өчен бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану нәтиҗәлелеге аудиты нәтиҗәләре турында хисап расланды.

Соңгы өч ел эчендә күрсәтелгән максатлар өчен бюджет чараларының еллык күләме һәм сатып алына торган дәреслекләр санының арту тенденциясенә бәйле рәвештә республика бюджетыннан 1 млрд. 68,4 млн. сум бүлеп бирелгән. Шулай, 2018 елда укыту әсбаплары сатып алу өчен 422,6 млн. сум сарыф ителгән, 1 млн. 149,5 мең нөсхә сатып алынган, 2016 елга карата ике күрсәткечнең артуы 30%тан узып киткән.

Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, дәреслекләр һәм укыту әсбаплары сатып алуны тормышка ашыру өчен чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү үз вакытында һәм тулы күләмдә, тиешле календарь ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты турындагы законнар нигезендә гамәлгә куелган. Татарстан Республикасы бюджеты чараларын министрлык тарафыннан куллану тикшерелә торган вакыт аралыгында тулы күләмдә һәм максатчан билгеләнеш буенча башкарылган.

Уздырылган аудит нәтиҗәләре буенча хисап консультация-методологик ярдәм күрсәтү өчен булдырылган Эксперт советы тарафыннан хупланды.

Аудит гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының, тулаем алганда, укытыла торган фәннәр киселешендә дәреслекләр һәм укыту әсбаплары белән тәэмин ителгәнлеген күрсәтте. Шул ук вакытта дәреслекләрнең зарури саны булмауның, шулай ук китерелгән укыту әдәбиятының артык булуының системалы һәм бик әһәмиятле булмаган аерым очраклары ачыкланды. Мәсәлән, Казан шәһәренең 2 нче номерлы гимназиясендә икенче сыйныфлар өчен чит ил теле буенча 11 дәреслеккә ихтыяҗ учреждениенең бюджеттан тыш чаралары хисабына тәэмин ителгән. Казан шәһәренең 87 нче номерлы мәктәбендә инглиз теле буенча 3 нче сыйныф өчен өч дәреслекнең булмавы тикшерү барышында шәһәрнең башка мәктәпләреннән яңадан бүлү юлы белән тулыландырылды.

9-11 нчы сыйныфлар өчен дәреслекләрнең билгеләнгән санда җитешмәве Федераль дәүләт укыту стандартларын алдан кертә торган (аларны тулысынча кертү 2021-2022 елларда карала) мәктәпләрдә күзәтелә. Өлешчә хаҗәт мәктәпләрнең бюджеттан тыш чаралары һәм муниципаль берәмлекләр бюджетлары хисабына дәреслекләр сатып алу исәбенә канәгатьләндерелгән.

Урынга чыгып тикшерүләр барышында шулай ук мәктәпләрдә 1-2 нче сыйныфлар өчен дәреслекләрнең шактый таушалганлыгы ачыкланган, чөнки аларның күп өлеше 2011-2012 нче елларда сатып алынган.

– Анализ һәм урынга чыгып тикшерүләр аерым фәннәр буенча дәреслекләрнең гамәлдәге күп санлы вариант линияләре булуын күрсәтте, – дип дәвам итте С.Колодников. – Бүгенге көнгә укыту процессында инглиз теле буенча – 8, математика буенча – 7, биология буенча – 7, тарих буенча 6 укыту линиясе кулланыла. «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә куллануга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге»нә үзгәрешләр белән бәйле рәвештә сатып алынган әдәбиятның алга таба кулланылмау куркынычы бар. Шулай, төрле дисциплиналар буенча 2018 елда министрлык 7,4 млн. сумга 18,2 мең данәдә сатып алган дәреслекләр шул ук елның декабрендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы буенча күрсәтелгән Исемлектән төшереп калдырылган.

Хисап палатасында аерым мәгариф учреждениесенең тормышка ашыра торган укыту планына үзгәрешләр кертү практикасын да тискәре фактор дип санадылар. Менделеевскиның 1 нче номерлы мәктәбендә, мисал өчен, укыту планын үзгәрткәннән соң 4 нче сыйныф өчен «Математика» һәм «Әйләнә-тирә дөнья» фәннәре буенча гомуми бәясе 55 мең сум булган 156 дәреслек файдаланылмый.

Аудитор тарафыннан шулай ук база предметлары буенча татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрнең алга таба файдалану проблемасы да билгеләп үтелде. 2015-2018 нче елларда гомуми бәясе 86,6 млн. сум булган 231,8 мең данә тәрҗемә ителгән укыту ярдәмлеге сатып алынган һәм республика гомуми белем бирү учреждениеләренә тапшырылган. Дәреслекләр бүгенге көнгә укыту процессында файдалануга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең Федераль исемлегенә кертелмәгән.

Үз чиратында, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин соңгы өч ел эчендә татар теле һәм әдәбияты буенча 89 укыту ярдәмлегенең дәреслекләрнең федераль исемлегенә кергәнлеген хәбәр итте. Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак татар теле буенча якынча төп гомуми белем бирү программасы әзерләнгән. Һәм ул Федераль укыту-методика берләшмәсе карары белән белем бирү программалары реестрына кертелгән.

– 1-9 нчы сыйныфлар өчен ана (татар) теле һәм (татар) әдәбияты буенча үрнәк программалар проектлары экспертиза процедураларын узды. Үрнәк программалар нигезендә авторлар коллективлары аларга яраклаштырылган укыту-методик комплектлар эшләргә кереште, – дип өстәде ул.

Алга таба аудитор игътибарны мондый фактка юнәлтте: Татарстан Республикасы бюджеты чаралары хисабына эшләнгән һәм булдырылган «Уку әдәбиятының электрон фонды» мәгълүмати системасы хәзерге вакытта эшләми. И.Һадиуллин аңлатканча, Мәгариф министрлыгы якын арада әлеге программ продуктны файдалануның максатка ярашлылыгына карата карар кабул итәчәк. Бүген система эшләп бетерүне һәм финанс кертемнәре таләп итә.

Аудит барышында 48 муниципаль берәмлектән методик һәм китапханә тәэминатының 1323 белгече катнашында аноним социологик сораштыру уздырылды. Аерым фәннәр буенча дәреслекләрнең җитмәве, шулай ук аларның артык булуның сәбәбе итеп соралучыларның 45 проценты дәреслекләрнең гамәлдә артык санда булуын, аларны еш алыштырып тору һәм белем бирү стандартларының үзгәрүен атады.

Укыту әдәбиятына заказлар җыюның һәм китапларны белем бирү учреждениеләренә китерүнең гамәлдәге алгоритмын соралган белгечләрнең 92 проценты уңай дип бәяли. Респондентларның яртысыннан артыгы «Укыту әдәбиятының электрон фонды» программасын эшләп бетерү һәм алга таба гамәлгә кертү ихтыяҗы булмавын билгеләп үтте. Респондентларның яртысы фикеренчә, укучыларны әдәбият белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен китапханәчеләр һәм методистларның өстәмә берәмлеген кертү кирәк. Һәм сораштырылучыларның бары тик 10 проценты гына тулысынча электрон дәреслекләргә күчү идеясенә уңай карый.

Тикшерү-аналитика чарасы нәтиҗәләре буенча Мәгариф һәм фән министрлыгына күрсәтмә җибәрелде. Үткәрелгән аудит нәтиҗәләре буенча хисап – Министрлар Кабинетына, тикшерүләр материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына юлланды.

ФОТО

Документлар