26.03.2019

26 мартта Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе үз утырышында 2016-2018 елларда Татарстан Республикасы халкы мәшгульлегенә ярдәм итүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Соңгы өч ел эчендә әлеге юнәлешкә республика бюджетыннан 915 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Тикшерү халык мәшгульлегенә ярдәм итүнең 8 үзәгендә уздырылды, тикшерелгән чараларның гомуми күләме 177 млн. сум тәшкил итте. Гомуми күләме 2,5 млн. сум булган бозулар ачыкланды, алар тулы күләмдә Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылырга тиеш.

Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков билгеләп үткәнчә, системалы кимчелекләр дә шактый ачыкланган. Мәшгульлек үзәкләре эшсезләр сыйфатында теркәлгән гражданнарга үзләренең эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру өчен 117,6 мең сум күләмендә финанс ярдәме бүлеп бирелә. Тикшерү вакыт аралыгы эчендә мондый ярдәмне 1 476 кеше алган. Чаралар эшмәкәрлек эшчәнлеген ике елдан да азрак булмаган вакыт дәвамында тормышка ашыру шарты белән бирелә. Әмма әлеге шарт һәрвакытта да сакланмаган. Мәсәлән, Яңа Савин районы мәшгульлек үзәгендә финанс ярдәме алган граждан өч айдан соң шәхси эшмәкәр статусын юкка чыгарган. Мәшгульлек үзәге Казан шәһәренең Яңа Савин район судына финанс ярдәм күләмен кире кайтару турында дәгъва гаризасы юллаган.

Алай гына да түгел, күп очракта гражданнар финанс ярдәмен моңа законлы нигезләре булмаган очракта да алганнар. Шулай, Кукмара районы халык мәшгульлеге үзәгендә шәхси эшмәкәр, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – гамәлдәге «Рога и Мясо», «Эльрина» һәм «Р.В.Г.Площадка» коммерциячел оешмаларының оештыручылары эшсез сыйфатында исәпкә баскан. Алар эшсезлек буенча пособие, ә аннары үзмәшгульлеккә ярдәм итү буенча финанс булышлыгы да алганнар. Әмма закон нигезендә шәхси эшмәкәрләр дә, коммерциячел оешмалар да эшсез дип таныла алмый, димәк, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру өчен финанс ярдәме алырга тиеш түгелләр.

Гражданнарның үз хисапларында ялган документлар тәкъдим итү очраклары да ачыкланды. Шулай, 2017 елда Яңа-Савин районы халык мәшгульлеге үзәгендә финанс ярдәме алган гражданка 2015 елда ликвидацияләнгән «МХ-Инжиниринг» ҖЧҖндә компьютер техникасы сатып алу турында документлар тапшырган.

Аудитор билгеләп үткәнчә, күп кенә гражданнар субсидия алганнан соң эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бармый, әмма, алган акчаны кире кайтармас өчен, ШЭ статусын юкка чыгармый, ә «нульле» декларация тапшыралар.

Хисап палатасы тикшергән тагын бер юнәлеш булып инвалидларны эш белән тәэмин итү өчен эш урыннары булдыру тора. Эш бирүче инвалидны өч елдан да ким булмаган вакытка эш белән тәэмин иткән очракта, аңа 72,7 мең сум күләмендәге чыгымнары кире кайтарыла. Әмма, аудитор хәбәр иткәнчә, аерым очракларда (мәсәлән, «Поволжский инструмент» ҖЧҖда) чыгымнары капланган оешмаларның эш урыннарында инвалидлар күренми.

Тикшерү тарафыннан эш бирүчеләрнең чыгымнарны каплау өчен базар бәяләреннән югарырак бәягә сатып алынган җиһаз документлары бирү очраклары ачыкланды. Мәсәлән, Казанның бер фирмасы төп эшчәнлеге торак һәм торак булмаган биналар төзү булган оешма өчен бер берәмлеге 65,7 мең сумлык тегү машиналары сатып алган. Җитештерүче сайтында әлеге җиһаз 30-31 мең сум тора, шуның белән бергә Казанда 3 рәсми дилер эшләп килә.

Эшсезләргә һөнәри белем бирүне оештырган очракта мәшгульлек үзәкләре чит оешмаларны җәлеп итә. Белем алмаган гражданнарны укыту буенча хезмәт күрсәткән өчен түләү очраклары ачыкланды. Шулай, Казанның халык мәшгульлеге үзәге Кадрлар әзерләү буенча региональ укыту үзәгенә 152 кешене укыткан өчен 3,5 млн. сум акча түләгән, ә чынлыкта биредә 141 кеше белем алган. Тикшерү барышында арттырып түләнгән өлеше республика бюджетына кире кайтарылды.

– Эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр составында чагыштырма авырлык эшче һөнәрләргә туры килә. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәкләре тарафыннан нигездә офис хезмәткәрләре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе персоналы әзерләү буенча курслар оештырыла. Мәсәлән, 2019 елның 1 гыйнваренә карата 385 ташчы, 315 тышлаучы-плитка ябыштыручы вакансиясе бар, ә 2018 елда әлеге белгечлекләр буенча 8 һәм 10 кешегә генә белем бирелгән, – диде сүзен тәмамлап аудитор.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына күрсәтмә юлланды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

ФОТО

Документлар