06.03.2019

6 мартта Татарстан Хисап палатасында Коллегия әгъзалары һәм структур бүлекчә җитәкчеләре Россия Федерациясенә Җирле үзидарә Европа хартиясе (ЕХМС) нигезләмәләрен үтәүне мониторинглау максаты белән икенче мәртәбә килүләре кысаларында республикабыз башкаласына килгән Европа Советының Җирле һәм региональ хакимияте конгрессы делегациясе белән очрашты.

Европа Советының Җирле һәм региональ хакимияте конгрессы әгъзалары – Харлем шәһәре (Нидерландия) мэры Якоб Винен һәм Төньяк Ирландиянең Закон чыгаручы Ассамблеясе депутаты Стюарт Диксон, ЕСҖРХК Мониторинг буенча комитеты сәркатибе Стефани Пуарель (Франция), мөстәкыйль эксперт Николаос-Комнинос Клепас (Греция) РФ субъектларында 1998 елда Россия тарафыннан ратификацияләнгән халыкара документ – Җирле үзидарә Европа Хартиясе нигезләмәләренең ничек тормышка ашырылуын өйрәнә.

Узган елның октябрендә ЕСҖРХК мониторинг комиссиясе РФ Федераль Җыелышының ике палатасы, Конституцион суд җитәкчелеге белән очрашты, аерым федераль министрлыклар һәм ведомстволарга, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсе хөкүмәтенә һәм закон чыгару органнарына барды. Бу юлы делегация программасында – Мәскәү, Татарстан һәм Чуашстанга килү.

Казанга бер көнлек визит барышында ЕСҖРХК вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Европа Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының мактаулы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты, Казан мэриясенә, Конституция судына, республика финанс һәм юстиция министрлыкларына, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенә барды. Әңгәмәләр барышында республикада җирле үзидарәне оештыру, җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне чишүгә гражданнарны җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алышу узды.

Хисап палатасында исә кунакларга эшчәнлегенең 15 елы эчендә аның эше, Татарстанда муниципаль дәрәҗәдә тышкы финанс тикшерүе, ЕВРОРАИ кысаларында халыкара дәрәҗәдә актив хезмәттәшлек, шулай ук хәйриячелек эшчәнлегендә, спорт-массакүләм ярышларда һәм спартакиадаларда катнашу белән бәйле рәвештә коллективта барлыкка килгән традицияләр турында презентация күрсәтелде.

ЕСҖРХК Комитеты әгъзаларында җирле бюджетлар үтәлешен тикшерүне тормышка ашыру турындагы тема буенча фикер алышу вакытында мониторинг буенча шактый күп сорау туды. Аларны муниципалитетларга күпме дәүләт вәкаләте тапшырылуы һәм аларның финанс өлеше күпме булуы кызыксындырды. Җирле хакимиятләргә субсидияләр бүлеп бирү механизмы нинди, һәм республикада гражданнарның үзара салымы вакытында финанслауда катнашу программасы механизмы ничек эшли?

- Җентекләп аңлатуыгыз безгә Россия Федерациясендә җирле һәм региональ демократия торышы турында чыгыш әзерләгәндә бик булышачак. Ул октябрьдә Франциянең Страсбург шәһәрендә Конгрессның көзге пленар сессиясендә тәкъдим ителәчәк, – дип билгеләп үтте Якоб Винен әфәнде.

2010 елның октябрендә Россиядә җирле үзидарә һәм демократиянең үсеше турында шундый доклад ЕСҖРХКның чираттагы сессиясендә тәкъдим ителгән иде. Ул вакытта Хартияне тормышка ашыруда Россия Федерациясе тәҗрибәсе уңай дип табылды.

ФОТО

Документлар