09.02.2019

9 февральдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы – 2019» киң масштаблы спорт вакыйгасында катнашты.

Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен уңайлы булсын өчен чаңгыда йөгерүләр традиция буенча өч мәйданчыкта уздырылды: Таулар-Әмәт урман посадкасында, Гаврилов урамы буенча Казанка елгасы тугаенда, ә төп старт Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында билгеләнгән иде. Ачылыштан соң ук спортчылар 5 һәм 10 км дистанцияләренә старт алды, аннары массакүләм йөгерүләр булды. Гомумән, чаңгы юлына 20 меңләп казанлы чыкты.

Бу көнне массакүләм стартлар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә узды. Шулай, Алексеевск район үзәгендә ярышлар беренче мәртәбә чаңгы базасында үтте, аларда 370 спортчы катнашты. Чаңгы ярышларына бөтен гаиләләре белән килделәр. «Татарстан чаңгы юлы – 2019» призерларының берсе булып Хисап палатасы хезмәткәре Алина Салюкова танылды. Ул ярышта икенче урын яулады.

Документлар