17.01.2019

16 гыйнвардә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков Мәскәүдә Россия Федерациясе Хисап палатасы җитәкчелегендә узган «Стратегик аудит: югары аудит органнары милли максатларга ирешүне ничек бәяли» дип аталган Гайдар форумы сессиясендә катнашты.

Сессия эшендә Финанс тикшерүенең югары органнары халыкара оешмасы секретариаты аппараты башлыгы (INTOSAI), Австрия Хисап палатасы халыкара департаменты директоры Моника Гонсалес Гарсиа-Косс, Индонезия Аудит буенча идарәсе рәисе Моермахади Сурджа Джанегара, Финляндия Дәүләт тикшерү-ревизия идарәсе генераль аудиторы урынбасары Марко Манникко, Кытай Милли тикшерү-ревизия идарәсенең Мәгариф, фән, мәдәният һәм сәламәтлек саклауга аудит буенча  Департамент директоры Цхуэй Дженлун, АКШ Дәүләт тикшерү идарәсенең стратегик мәсьәләләр буенча башкаручы директоры Кристофер Джозеф Мим, Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Дмитрий Зайцев, Россия субъектлары хисап палаталары рәисләре һәм вәкилләре катнашты. 

Сессия кысаларында Россия, Индонезия, Кытай, Австрия, Финляндия һәм АКШ аудит югары органнары җитәкчеләре стратегик аудит куллануның аеруча уңышлы практикасы турында сөйләде. Чыгыш ясаучылар әлеге аудитның аудиторлык учреждениеләре төп бурычы булып торуын билгеләп үттеләр. Аның методологиясе стратегияләрне эшләү стадиясендә үк куелган максатларга ирешү перспективаларын бәяләү, шулай ук булган куркынычларны анализлау һәм кисәтү мөмкинлекләрен бирә. 

Дискуссиянең асылы – милли максатларга ирешү процессында килеп чыга торган проблемаларны чишкәндә башкарма хакимият органнарына нәтиҗәле ярдәмгә басым ясап, дәүләт аудитына һәм аның нәтиҗәләренә комплекслы якын килү кирәклегендә. 

Мондый якын килү тышкы финанс тикшерүе дәүләт органнарының роле үзгәрүен, махсус күнекмәләрне үстерүне күз алдында тота. Шулай итеп, дәүләт аудиты өлкәсендә яңа функционалга һәм бөтенләй башка компетенцияләргә, аерым алганда, аудитның яңа методологиясен эшләүгә күчү планлаштырыла.  

Хисап палатасы эшендә акцентлар ясалган бозуларны ачыклауга гына түгел, ә барыннан да элек милли проектлар максатларына, дәүләт программалары күрсәткечләренә ирешү мәсьәләләренә күчә. Шул ук вакытта моның бер сәгатьтә барып чыкмаслыгы: теләсә нинди трансформация кебек үк дәүләт аудиты өлкәсендә яңа функционалга күчүнең күп вакыт һәм көч таләп итүе ассызыкланды. 

Сессия кысаларында шулай ук 2019 елның сентябрендә Мәскәүдә узачак ИНТОСАИ XXIII Конгрессына әзерлек турында күп тапкыр әйтелде.  Анда «Дәүләт идарәсен үстерү өчен мәгълүмати технологияләр» һәм «Милли өстенлекләр һәм максатларга ирешүдә финанс тикшерүенең (стратегик аудит) югары органнары роле» кебек темалар буенча фикер алышу күз алдында тотыла.


Документлар