27.12.2018

27 декабрьдә Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендә Коллегиясе «Татинвестгражданпроект» ДУП 2016-2017 еллар һәм 2018 елның узган вакыт аралыгы эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеген планлы тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

100 млн. сум устав капиталы (күчемле һәм күчемсез милек хисабына формалашкан) булган предприятие республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ведомство буйсынуында. Оештыручы һәм аның милке милекчесе вәкаләтләрен Татарстан Республикасы исеменнән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тормышка ашыра. 

Ачыкланган бозуларның гомуми суммасы 89 млн.сум тәшкил итә, шуларның яртысы – дәүләт милке белән идарә итү һәм аннан файдалану өлкәсендә. 

Тикшерелә торган вакыт аралыгында күчемсез милекнең нәтиҗәсез файдалануы җибәрелгән. Мәсәлән, 2013 елда сатып алынганнан бирле Казанда Хороводная урамы, 50 йорт адресы буенча урнашкан торак йортның цоколь этажындыгы мәйданы 717 кв.м һәм бәясе 32,9 млн. сум булган биналар файдаланылмый.

2016 елда сатып алынган һәм тикшерү вакытына чиста алды бизәү стадиясендә булган Казан шәһәренең Г.Баруди урамындагы 4 нче йорттагы бәясе 5,1 млн сум булган ике бүлмәле фатир да файдалану тапмаган.  

Яр Чаллыдагы М.Җәлил проспекты, 56 йорт адресы буенча урнашкан гомуми мәйданы 737 кв.м һәм бәясе 800 мең сум булган, предприятиегә хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән  биналар да 2016 елдан бирле файдаланылмый. 

Тикшерү барышында предприятиенең тагын бер Казандагы активыннан Татарстан/Париж Коммунасы урамындагы җир асты парковкасыннан (КФУ уку корпусы бинасы астында) тиешле дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланмавы билгеләп үтелә. Объектны файдалануга тапшырганнан бирле (2017 елның маеннан 2018 елның июненә кадәр) аны тоту буенча чыгымнар аны файдаланудан килгән керемнәрдән 1,2 млн. сумга артып киткән. 

– Бүгенге көнгә парковканың тутыру дәрәҗәсе 75% тәшкил итә инде, кулланучыларның яртысыннан артыгы – озак вакытлы килешүләр буенча. Әмма бу – безнең эшчәнлек төре түгел, шуңа күрә без Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына җир асты парковкасын башка оешма балансына тапшыру турында мөрәҗәгать белән чыктык. Урынбасарларның берсенә минем тарафтан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килешү буенча предприятиегә беркетелгән файдаланылмый торган барлык күчемсез милек объектларын сату буенча кабат сатулашулар уздыру бурычы йөкләнде, – дип аңлатты ДУП директоры Гадел Хөснетдинов. 

30 млн. сум чамасы, аудитор Сергей Колодников фикеренчә, нәтиҗәсез файдаланылган. Шулай, предприятие проект-смета документациясен эшләү вакытларын бозган, бу исә штрафлар һәм неустойкалар түләү буенча гомуми күләме 6,3 млн.сум булган өстәмә чыгымнарга китергән. 

Тикшерү барышында бухгалтерлык исәп-хисабы һәм хисаплылыкны алып баруда гомуми күләме 14,7 млн. сум булган бозулар да ачыклана. Предприятиенең баш хисапчысына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. 

«Татинвестгражданпроект» ДУП нә тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар