29.10.2018

29 октябрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2016-2017 елларда һәм 2018 елның узган чорында республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре расланды.

Илнур Мөбәраков җитәкчелегендә узган әлеге тикшерү Хисап палатасының агымдагы елга Эш планы нигезендә үткәрелде. 
Ачыкланган бозулар һәм кимчелекләрнең төп өлешен бюджет төзегәндә һәм башкарган чакта килеп чыккан бозулар тәшкил итте. 
И.Мөбәраков сүзләренә караганда, министрлыкка Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре округларына табигать саклау буенча чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән максатчан чаралар өч елдан артык вакыт дәвамында кулланылмый, бу инфляция буенча югалтулар куркынычына һәм алга таба башкарыла торган эшнең кыйммәтләнүенә китерәчәк. Шулай ук Чирмешән районы Ульяновка авылы янындагы су җыю корылмасын төзүгә чыгымнар башкарылган, ә ул буадагы су дәрәҗәсе күтәрелгән вакытта якын-тирәдәге шәсхи хуҗалыкларны су астында калдыру куркынычы белән бәйле рәвештә чынлыкта файдаланыла алмый. Аудитор ремонт эшләрен үткәрү барышында гидротехник корылманың авария хәленә килүнең сәбәпләре түгел, ә нәтиҗәсе (сутөшергеч җайланма аша контрольсез (даими) рәвештә су җибәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән чокырлар һәм су юып алып киткән урыннар) юкка чыгарылды дип билгеләп үтте. 
Ачыкланган бозулар һәм кимчелекләр исәбендә шулай ук касса операцияләрен башкару тәртибен үтәмәү, беренчел документларны тиешле рәвештә теркәмәү, сатулашулар үткәрмичә торып сатып алулар башкару очраклары да билгеләп үтелде. 
Үткәрелгән тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Татастан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрына – күрсәтмә, Татарстан Республикасы Прокуратурасына тикшерү материаллары җибәрелә. 

Документлар