06.07.2018

6 июльдә Хисап палатасы Коллегиясе утырышында «Таткоммунэнерго» РКҖ» АҖнең 2015-2017 еллар һәм 2018 елның биш ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Аудитор Азат Вәлиев билгеләп үткәнчә, «Таткоммунэнерго» финанс яктар зыян китерә торган предприятие булып кала, алдагы вакыт аралыклары чыгымнарын юкка чыгаруны исәпкә алмыйча, чиста берләштерелгән зыян 59 млн. сум тәшкил итә. Мондый шактый зур сумма искергән җылылык үткәргечләрен, торба үткәрү челтәрләрен, котельныйлар җиһазларын алмаштыру, җылылык энергиясен транспортлау вакытында югалтуларны киметү, шулай ук Югары Ослан һәм Әгерҗе энергорайоннарын тотуга артык чыгымнар тоту белән бәйле. 

Предприятиенең төгәлләнмәгән төзелеше составында нигезсез рәвештә гомуми бәясе 19 млн. сум булган 13 объект санала. Тикшерү барышында алар «Таткоммунэнерго» РКҖ» АҖнең балансыннан төшерелде. 

Тикшерү чарасы йомгаклары буенча «Таткоммунэнерго» РКҖ» АҖнең башкарма органы вәкаләтләрен тормышка ашыра торган идарәче оешма – «Татарстан Республикасы Инженерлык челтәрләре капиталь төзелеше һәм энергияне сакчыл тоту технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ нә күрсәтмә җибәрелде.  Тикшерү нәтиҗәләре белән мәгълүмат – ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.
 

Документлар