22.06.2018

21 июньдә Татарстан Хисап палатасы Рәисе, Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советының Идел буе федераль округындагы бүлекчәсе рәисе Алексей Демидов Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советының Ульяновск шәһәрендә узган Президиум утырышында катнашты.

Ул ТХО Советының Идел буе федераль округындагы бүлекчәсенең 2018 елның I яртыеллыгында башкарган эшләренең беренчел нәтиҗәләренә багышланган хисап белән чыгыш ясады.

ФОТО

Документлар