24.05.2018

24 майда Хисап палатасында аның Рәисе Алексей Демидов Татарстан журналистикасы ветераны, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Земля-землица» иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Владимир Белосков белән очрашты.

ММЧ арасында үткәрелә торган бөтенроссия һәм республика бәйгеләре җиңүчесе, хәзерге авыл һәм җирдә тир түгә торган кешеләр турында китаплар авторы һәм нәшере Владимир Тимофеевич Белосков чирек гасыр дәвамында «Республика Татарстан» газетасында эшләгән, биредә ул авыл тормышы бүлеге мөдире булып торган, аның материаллары шулай ук «Сельская жизнь», «Труд», «Советская Россия» кебек федераль газеталарда дөнья күргән. Ә соңгы 13 елда ул үзе оештырган «Земля-землица» газетасы редакциясен җитәкли. Әлеге басма үзенең беренче саннарыннан ук Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеген яктырта башлады, дәүләт финанс тикшерүенең җәмгыятьтәге урынын һәм сәясәтне аңлатырга тырышты.

Очрашу барышында Хисап палатасы һәм Күзәтчелек фондын Алексей Демидов җитәкләгән ТР Бадминтон федерациясе белән алга таба үзара  хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Документлар