19.03.2018

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча республикада продукция һәм технологияләрнең яңа төрләрен җитештерүне үзләштерү һәм ярдәм күрсәтү инфраструктурасы объектлары эшчәнлеген оештыруның нәтиҗәлелеген тикшерү уздырылды

Тикшерү чарасы барышында «Идея» Технопаркы инновацияле-җитештерү» ЯАҖнең проектның төп идеясенә туры килмәү очраклары ачыкланды.  

Бизнес-инкубатор 2005 елда кече эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү өчен ташламалы шартларда биналарны, шул исәптән оргтехника һәм мебель белән, арендага бирү юлы белән оештырылды. Кече эшмәкәрлек субъектларына милекне арендага бирү бәйге нигезендә башкарыла.  

«Идея» ТИҖ ЯАҖ нең 2017 елда чиста табышы, 2015 ел белән чагыштырганда, 36 процентка үскән һәм 100,2 млн. сум тәшкил иткән. Дивидендлар түләнмәгән. «Идея» технопаркына чаралар кертемнәренең гомуми структурасыннан чыгып, төп эшчәнлек биналарны арендага бирүдә һәм акча чараларын банкта депозитта урнаштыруда чагылыш таба.

Инвестиция килешүе буенча 2010 елда «РОСНАНО» ААҖ тарафыннан «Идея» ИҖТ 1 528 млн. сум акча күчерелде, алар коммерциячел банкларда депозитка урнаштырылган. 2018 елның 1 гыйнваренә депозит исәпләрендә 2 229,8 млн. сум, шул исәптән Ак Барс Банкта – 737 млн. сум, ВТБ банкында  1 492,8 млн. сум сум акча ята.

Технопаркның гомуми мәйданы 28,7 мең кв. м. тәшкил итә. Арендага 19,7 мең кв.м дагы биналар бирелә, шуның 7,4 мең кв. м. Бизнес-инкубатор мәйданын тәшкил итә. Шулай итеп, ташламалы арендага алучылар өлешенә технопарк биналары мәйданының 38,3 проценты туры килә. Шул ук вакытта коммерциячел арендага алучылар «Идея»нең 62 процентын биләп тора.

Технопарк чыгымнары арендадан килгән керемнәрдән артып китә. Мәсәлән, 2015 елда керемнәр күләме – 141,7 млн. сум, 2016 елда – 174,3 млн, 2017 елда 131,1 млн.сум тәшкил иткән. Ә чыгымнар еллар буенча  – 236,8 млн, 206,2 млн. и 204 млн.сум.

«ИТ-Парк» ДАУ дә чыгымнар шулай ук керемнәрдән артыграк. 2015-2017 еллар эчендә чаралар күләме еллар буенча 1 418,2 млн. һәм 1 116,5 млн. сум тәшкил итте. Узган елда Казанда ИТ-паркның күчемсез милек объектлары мәйданнарының кулланылуы уртача – 99,5 процентка, Яр Чаллыда 92,3 процентка җитте.

2018 елның 1 гыйнваренә үз вакытында түләнмәгән дебиторлык бурычлылыгы 4,9 млн. сум санала, шуларның 179,4 мең сумы – ИТ-паркының аерым арендага алучылары тарафыннан аренда түләве буенча үз йөкләмәләрен үтәмәү аркасында түләттерү дә мөмкин түгел.

ТР Министрлар Кабинетының «Мәгълүмати таләпләр өлкәсендә кече эшмәкәрлек субъектларын бизнесинкубаторлаштыру» дәүләт хезмәте сыйфаты стандартын раслау турында» Карарында ИТ-паркында прототиплаштыру үзәге булдыру каралган иде. Ләкин резидентларның аңа ихтыяҗы барлыкка килми. Шуңа күрә Хисап палатасы норматив документка үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.

2015-2017 еллар эчендә «Мастер» КИП ның керемнәре – 3 357,9 млн. сум, чыгымнары  3 711,3 млн.сум тәшкил итте. Зыян паркны үстерүнең Моношәһәрләрне үстерү фонды белән берлектә тормышка ашырыла торган 6 нчы чираты проекты буенча ремонт эшләре аркасында барлыкка килә. Узган елда «Мастер» КИП та мәйданнарның эш алуы уртача 92 процент тәшкил итте. Дәүләт милкендә булган 75,6 млн. сумлык җитештерү җиһазлары файдаланылмый.

21,5 млн. сумлык дәүләт милке «Политруб» ҖЧҖ нә арендага бирелгән һәм, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килешенеп, «Мастер» КИП территориясеннән читтә файдаланыла. Шул ук вакытта фирманың аренда буенча 3,1 млн. сум бурычы бар, ә салым органы тарафыннан аңа карата «Политруб» ҖЧҖ  банкрот дип игълан итү турында дәгъва бирелә. Шуңа бәйле рәвештә Хисап палатасы хисабында бәйге процедуралары барышында дәүләт милкен алу куркынычлары булуы турында билгеләп үтелә.

«Химград» Технополисы буенча дәүләт инвестицияләренең гомуми күләме 1,8 млрд. сум тәшкил итә. Алар электр һәм җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, юл челтәрләрен комплекслы яңарту өчен файдаланылалар. 

2007-2016 елларда «Химград» резидентлары 107,9 млрд. сумлык товар продукциясе җитештерәләр, 14,1 млрд. сум барлык дәрәҗә бюджетларына салымнар түлиләр. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре – аз тонналы химия, полимерлар эшкәртү, нанотехнологияләр, ресурсларны саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге, медицина технологияләре.

«Химград» АҖ нең 2015 ел өчен табышы – 71,7 млн. сум, 2016 ел өчен – 77,9 млн. сум, 2017 елның 9 ае эчендә – 60,4 млн. сум тәшкил итә.  

Эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 2015 елда керем алынмаган, 2016 ел өчен ул  – 16,4 млн. сум, 2017 елның 9 ае эчендә – 14,9 млн. сум тәшкил итә.  

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча ТР Министрлар Кабинетына мәгълүмати хатлар җибәрелде. Тикшерү материаллары чаралар күрү зарурлыгы турында мәсьәләне чишү өчен республика Прокуратурасына тапшырылды. 

Документлар