29.10.2026

29 октябрьдә Хисап палатасының оештыру бүлеге баш белгече, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәр берлегенең Татарстан республика комитеты Яшьләр советы әгъзасы Регина Рассадкина профсоюз рескомының яшьләр канаты өчен оештырылган онлайн-семинарда катнашты.

Семинарда катнашучыларга Татарстанда яшьләр сәясәте, дәүләт учреждениеләре һөнәр берлегенең башлангыч оешмаларына яшьләр өчен төрле чаралар һәм грантлар конкурсларында катнашу ярдәмендә өстәмә ресурслар җәлеп итү мөмкинлекләре, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районы профсоюзының яшьләр сәясәте һәм яшьләр активы учреждениеләренең грант конкурсларында катнашу тәҗрибәсе турында сөйләделәр.



Фоторепортаж: Онлайн-семинар для молодежного крыла рескома профсоюза(29 октября 2026 г.).


Документлар