9 октябрьдә ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев видеоконференцэлемтә режимында РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшеү-хисап органнары советының Идел буе федераль округындагы бүлекчәсе утырышында катнашты.
Бүлекчә рәисе һәм Чувашия Республикасының Тикшерү-хисап палатасы җитәкчесе Светлана Аристова тәкъдиме белән бүлекчәнең 2026 елдагы эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләре буенча фикер алышу булды, аның барышында 9 ай дәвамында башкарылган эшләргә уңай бәя бирелде, Россия Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советының барлык комиссияләрендә дә Идел буе федераль округы ТХО вәкилләренең актив катнашуы билгеләп үтелде.
Аннары утырышта катнашучылар бүлекчәнең 2027 елга эш планын формалаштыру һәм оештыру мәсьәләләрен карадылар.
Аннары утырышта катнашучылар бүлекчәнең 2027 елга эш планын формалаштыру һәм оештыру мәсьәләләрен карадылар.
