8 октябрьдә республиканың Дәүләт Советында 2027 елга һәм 2028 һәм 2029 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты, шулай ук 2027-2029 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлау буенча парламент тыңлаулары узды.
Алдагы өч елга республика бюджеты параметрлары буенча фикер алышуда Татарстан Хисап палатасыннан Рәис урынбасары Альберт Вәлиев, аудиторлар Илнур Мөбарәков һәм Александр Якупов, экспертиза һәм методология идарәсе башлыгы Лариса Мансурова катнашты.
Утырышта чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, бюджет проекты, киеренке булса да, балансланган, социаль юнәлешле һәм программа юнәлешле булып кала бирә. Социаль гарантияләр, төп финанс законы проектында күрсәтелгән республика программаларын гамәлгә ашыруны финанслауны тулысынча тәэмин итү планлаштырыла.