15 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков һәм Тикшерү-ревизия идарәсе инспекторлары видеоконференцэлемтә форматында «Тикшерү-хисап органнары эшчәнлегендә аналитиканың цифрлы инструментларын куллану» семинар-практикумында катнаштылар.
Чара Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы тикшерү-хисап органнары советының 2026 елга эш планы нигезендә мәгълүмати-аналитик комиссия тарафыннан тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләренең һөнәри үсеше мәсьәләләре буенча комиссия белән берлектә оештырылды.
Россия Федерациясе Хисап палатасыннан, Россия субъектларының һәм федераль территорияләрнең тикшерү-хисап органнарыннан катнашучылар хезмәттәшләре белән үзләренең ТХО эшчәнлегендә цифрлы карарлар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Илнур Мөбарәков Татарстан Республикасы Хисап палатасының тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлеген цифрлаштыру буенча гамәли тәҗрибәсе турында сөйләде.
– Без цифрлаштыру кәгазь документны электрон формага алыштыру гына түгел, ә мәгълүмат белән эшләүне оештыруны да үзгәртергә тиеш дигән гади идеядән чыгып эш иттек, – диде ул. – Безнең өчен тагын бер мәсьәләне хәл итү: Татарстан Республикасы Хисап палатасы өчен генә түгел, төбәкнең барлык муниципаль тикшерү-хисап органнары өчен бердәм мәгълүмат киңлеге булдыру мөһим иде. Бердәм киңлек булмавы эшне координацияләүне һәм мәгълүматлар алмашуны сизелерлек кыенлаштыра иде.
«Находка-КСО» АМС шундый инструмент булды.
Система региональ Хисап палатасы өчен «үзе өчен әйбер» буларак түгел, ә Татарстан Республикасының тышкы финанс контроленең тулаем системасы өчен гомуми инструмент булырлык итеп ясалды. Бу принципиаль момент: тикшерү-хисап органнары мәгълүматлар белән эшләүнең бердәм стандартларына, документларның бердәм форматларына һәм анализга бердәм якын килеп эшли алу мөмкинлеген алды.
Цифрлаштыру нәтиҗәсендә тикшерү чаралары, объектлар, хокук бозулар һәм документлар турында мәгълүматны үзәкләштерелгән саклау булдырылды, мәгълүматлар импортын автоматлаштыру хисабына кулдан кертү эше кыскартылды. Инспекторлар кирәкле мәгълүматка тизрәк арада мөрәҗәгать итү мөмкинлеген алдылар. Автомат тикшерүләр һәм контроль чагыштырмалар аркасында техник хаталар куркынычының кимүе, шулай ук хисап һәм визуаль дашбордлар хисабына идарә мәгълүматының үтәкүренмәлелеге арту күзәтелә.
Аудитор билгеләп үткәнчә, практик эффект инде сизелә: мәгълүмат алу – җиңелрәк, аның белән эшләү – оперативрак, ә эшчәнлек процессы системалыракка әйләнде.
Тикшерү-хисап органнары эшчәнлегендә заманча IT-карарларын уңышлы рәвештә гамәлгә кертү һәм аналитика инструментларын куллану мисалларын шулай ук Томск, Иркутск, Волгоград, Липецк өлкәләре, Чувашия Республикасы, Ямал-Ненец автономияле округы, Санкт-Петербург һәм Мәскәү тикшерү-хисап палаталары вәкилләре китерде.