11.09.2026

11 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Гомумроссия профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты Яшьләр советының 3 нче утырышы булды. Анда Хисап палатасының оештыру бүлеге баш белгече, Яшьләр советы әгъзасы Регина Рассадкина катнашты.

Чарада катнашучыларны Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Гомумроссия профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова сәламләде.
Яшьләр советы әгъзалары республика комитетының Яшьләр советы һәм профсоюз оешмаларының 9 айлык эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Хисап докладында Хисап палатасы һәм аның яшьләр канаты һөнәр берлегенең беренчел оешмасы эшчәнлеге уңай бәяләнде. Аерым алганда - Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан китап укучылар конкурсы үткәрү, ЛХР халкына гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү, Белем көне уңаеннан «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Татарстан Республикасы Милли музеена экскурсия, «Муллин йорты» татар сәүдәгәрләре музеена һәм «Альпак» паркына экскурсияләр белән мәдәни программа оештыру.



Фоторепортаж: 3-е заседание Молодежного совета Татарстанского республиканского комитета Общероссийского профсоюза работников государственных учреждений и общественного обслуживания РФ (11 сентября 2026))


Документлар