09.09.2026

Татарстан Хисап палатасы 2024-2025 елларда хуҗалыкларның кече формаларына ярдәм итүгә бүлеп бирелгән республика бюджеты акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшерде.

Субсидияләр һәм грантлар бирү юлы белән берничә юнәлеш буенча финанслау «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы белән расланган шул ук исемдәге региональ проект кысаларында республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Анализлана торган чорда бюджет чыгымнарының гомуми суммасы 3 млрд 37 млн сум тәшкил итте.
Контроль чара нәтиҗәләре күрсәткәнчә, министрлык катнашучыларның субсидия һәм грантлар бирү шартларына туры килү-килмәвен тикшерү буенча вәкаләтләрне тулысынча гамәлгә ашырмаган дип билгеләп үтте үз бәяләмәсендә аудитор Александр Якупов.
Мәсәлән, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы җиде гражданга сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзегәндә чыгымнар өлешен каплауга тулаем алганда 2,8 млн сум күләмендә субсидияләр бирелгән. Шул ук вакытта аларда булган җир кишәрлекләре турында документлары булмаган. Ә бу – гаризаларны кире кагу өчен җитди нигез. Тагын бер 300 мең сум күләмендә субсидияне гражданинга... башка зат гаризасы буенча биргәннәр.
– Грант бирү шарты булып шәхси эшкуар яисә КФХ сыйфатында эшчәнлекне грант алган елда теркәү тора, – дип хәбәр итте аудитор. – Шул ук вакытта «Агростартап» грантын алучыларны эш башлаучы фермерларга ярдәм итү максатында эшкуарлык эшчәнлеген теркәү срогы буенча сайлап алу критерие гамәлдә түгел. Шәхси эшмәкәрләрнең үз эшчәнлекләрен туктатып тору һәм, агымдагы финанс елында теркәү турындагы таләпкә формаль туры килү өчен, шул ук көнне яисә берничә көннән яңадан теркәлү очраклары ачыкланды.
Барлыгы 72,9 млн сумлык грантлар бирелгән 19 шундый очрак ачыкланды.
Хисап палатасында шулай ук ярдәм алучыларга карата да аларның үз йөкләмәләрен тиешенчә үтәмәү өлешендә дәгъвалар барлыкка килде
«Колос» һәм «Единство» авыл хуҗалыгы кооперативлары гомуми күләме 34,5 млн сумлык грантларны максатчан куллану турында йомгаклау хисапларын бирмәгән: беренче оешманың хисап бирү вакыты – 2024 елда, икенчесенең 2025 елда ук тәмамланган. Моннан тыш, 136 млн сумлык хисаплар үз вакытында тапшырылмаган.
Хисап палатасы министрлыкка кабул ителгән йөкләмәләрне үтәүне тиешенчә контрольдә тотмауларына күрсәтте. Аерым алганда, бухгалтерлык исәбенә таләпләрне бозган өчен министрлык тарафыннан үз йөкләмәләрен үтәмәгән ярдәм алучыларга бирелгән грантлар һәм субсидияләрнең исәбе алып барылмаган. Тикшерү уздыру вакытына мондый грантларның һәм субсидияләрнең гомуми суммасы 782 444 мең сум тәшкил иткән.
Моннан тыш, 209-ФЗ номерлы федераль законны бозып, министрлык тарафыннан тикшерелә торган чорда бирелгән барлык грантлар һәм субсидияләр турындагы белешмәләр ярдәм алучы Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелмәгән.
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына күрсәтмә тапшырылды. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар