23 декабрьдә Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов рәислегендәге коллегия утырышында 2023-2025 елларда Питрәч районында бюджет акчаларын, дәүләт һәм муниципаль милекне куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.
Ревизияләргә 6 млрд 195 млн сум күләмендә акча тикшерелде, аларның 7% ы төрле хокук бозулар белән тотылганлыгы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 407,2 млн сумлык хокук бозулар торгызылырга һәм юкка чыгарылырга тиеш.
Хокук бозуларның 371,4 млн сумлык төп күләме бухгалтерлык хисабын алып бару белән бәйле, бу финанс хисабының бозылуына китергән дип билгеләп үтте аудитор Илнур Мөбарәков. Әлеге хокук бозу очраклары буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
– Питрәч районының Казанга якын булуы җир кишәрлекләренә ихтыяҗның артуына китерә. Бу матур табигатьле урыннар, андагы җирләр югары инвестицион җәлеп итүчәнлеккә ия һәм җирле бюджет керемнәренең төп чыганагы булып хезмәт итә ала, – дип ассызыклады Алексей Демидов. – Җир кулланышын тикшерү көчәюне уңай яктан билгеләп үтәм, бюджетның керем өлешен аренда түләүләре хисабына тулыландыру артты. Безнең алдагы тикшерү барышында бюджетка акча күпкә азрак күләмдә кергән схемалар ачыкланган иде. Җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре төзелгән, ә асылда аренда түләве тулы күләмдә башкарылмаган иде. Кайбер очракларда күчемсез милек объектлары бөтенләй юк иде. Хәзер бу тискәре тәҗрибә юкка чыкты.
«Барлык кишәрлекләр дә диярлек аукционнар аша тормышка ашырыла. Сатулар суммасы 2023 елда 13,4 млн сумнан 2025 елның 9 аена 123,5 млн сумга кадәр арткан, – дип дәвам итте аудитор. – Шуның белән бергә гражданин Р.В. Әхмәтвәлиевка базар бәясен бәяләү турындагы дөрес булмаган хисап нигезендә 2,9 млн сумлык җир кишәрлекләре сату фактлары ачыкланды».
Районның үз керемнәренең түбән булуын, җир ресурсларының барлыгын, шулай ук муниципаль күчемсез милек объектларыннан нәтиҗәле файдалануны исәпкә алып, аларны үз вакытында әйләнешкә кертү җирле бюджетны тулыландыруның мөһим чыганагы булырга мөмкин дип саный аудитор. Әмма, тикшерү күрсәткәнчә, гомуми бәясе 24,5 млн сум булган объектлар, аерым очракларда – 3 елдан артык вакыт дәвамында, эксплуатацияләнмәгән.
Район казнасында Юныс авылында 3 млн сумлык ындыр табагы, яшелчә саклагыч биналары бар. Аларда чит оешманың мөлкәте, җайланмалары, ашлык һәм бәрәңге саклана. Саклау шартнамәсе тикшерүгә тәкъдим ителмәгән, мөлкәтнең милекчесе билгеләнмәгән.
Район территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатчан файдаланмау фактлары ачыкланды, алар инерт материаллар һәм көнкүреш чүп-чарларын туплау өчен файдаланыла.
– Районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы аренда түләве буенча бурычларны тулысынча түләтми. Аренда шартнамәләре буенча җирле бюджетка акча килеп җитмәү һәм хисап мәгълүматларының дөрес булмавы күзәтелә. Тикшерү нәтиҗәсендә 2 983,8 мең сум күләмендә фактик бурыч билгеләнгән, бу реестрны дөрес алып бармау һәм дәгъваларны вакытында белдермәү турында сөйли, – дип хәбәр итте И.Мөбарәков.
Тикшерү материалларында шулай ук сатып алулар өлкәсендә системалы һәм тупас хокук бозулар билгеләнде. Әйтик, 2024-2025 елларда бердәнбер тәэмин итүчедән сатып алулар лимиты берничә мәртәбә арттырылган: 2024 елда – 21,6 млн сум, 2025 елда – 25,5 млн сум. Еллык сатып алулар күләменең 94% тан артыгы кече сатып алулар (600 мең сумга кадәр) аша гамәлгә ашырыла, бу конкуренция процедураларын киметә һәм акчаларны нәтиҗәсез тоту куркынычын тудыра.
– Тикшерүдән тикшерүгә хокук бозуларның гомуми күләме арта бара: 2021 елда Хисап палатасы тарафыннан 198 млн сумлык хокук бозулар ачыкланган булса, быел – 470 млн сумнан артык. Районның Тикшерү-хисап палатасы эшләп бетерми дип саныйм. Чөнки 80% хокук бозуларны үз дәрәҗәсендә Хисап палатасы килгәнче үк булдырмый калырга мөмкин иде, һәм без хәзер алар турында фикер алышмас идек, – диде сүзен йомгаклап Алексей Демидов.
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча тәкъдим Питрәч муниципаль районы башлыгына җибәрелде.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән максатчан файдаланмау фактлары турында Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә һәм Дәүләт теркәве, кадастр, картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә мәгълүмат бирергә карар кылынды.
Озак вакытлар файдаланылмаган күчемсез милек объектлары фактлары буенча материаллар Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрелә.
Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла.