25 июньдә Самарада Татарстан Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев «РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары белән муниципаль берәмлекләрнең тикшерү-хисап органнары арасында уртак (параллель) тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары үткәрү практикасы» регионара түгәрәк өстәлендә катнашты, ул Самара өлкәсе Хисап палатасына нигез салынуга 30 ел тулуга багышланган иде.
Муниципаль тикшерү-хисап органнары белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән Удмурт Республикасы, Владимир, Оренбург, Самара һәм Саратов өлкәләренең исәп-хисап палаталары вәкилләре уртаклашты.