25 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре үзәк стадион һәм цирк янындагы территориядә узган «Милләтләр кроссы-2016» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты.
Казан – Татарстанның Россиядәге җәйге спорт төрләре буенча
иң зур масштаблы спорт чарасы булган «Милләтләр кроссы» уза торган бердәнбер
шәһәре. Бу юлы традициягә кергән йөгерүләргә олысы да, кечесе дә – барлыгы 20
меңнән артык казанлы чыкты. Мәктәп укучылары, югары һәм урта һөнәри уку
йортлары студентлары, спортчылар һәм спорт ветераннары, дәүләт, муниципаль һәм
җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре, эшмәкәрлек вәкилләре 1, 2, 4, 6, 8 һәм 12
километрга сузылган араларга йөгерүләрдә катнашты.
