15-16 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы һәм республика муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләре Идел буе федераль округы белгечләре өчен үткәрелгән “Эчке дәүләт финанс тикшерүе, эчке финанс тикшерүе һәм аудитны тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре” дип аталган семинар-конференциядә катнашты.


Чыгышлар дәүләт ихтыяҗы өчен башкарылган сатып алулар методологиясе һәм тикшерүне оештыру ягыннан тәэмин итүгә, эчке тикшерү һәм аудитны оештыру һәм үткәрү буенча гамәли киңәшләргә, эчке контроль системасын төзү буенча Татарстан тәҗрибәсенә багышланды.
Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев «Дәүләт финанс тикшерүе органнарының үзара хезмәттәшлек итүе, кисәтү буенча эшчәнлеге: Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән темага чыгыш ясады. Ул семинарда катнашучыларга Татарстан Респбликасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы эшчәнлеге тәҗрибәсе турында сөйләде, Совет тарафыннан эшләнелгән кайбер документлар белән тааныштырды.
