14.09.2016

Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов җитәкчелегендә узган Коллегиясендә соңгы 2,5 ел өчен Зәй муниципаль районында бюджет чараларын куллануны тикшерүгә нәтиҗә ясалды.

Тикшерелгән чорда бюджетара трансфертлар – 1 млрд. 619 млн. сум, ә муниципаль бюджетта финанс ярдәменең чагыштырма авырлыгы уртача алганда 57% тәшкил итте. Әлеге чаралар тулы күләмдә тикшерелде.

Аудитор Илнур Мөбарәков әйтеп узганча, ачыкланган бозуларның гомуми күләме 72 млн. сум тәшкил итте, шуларның 96%ы тикшерү барышында юкка чыгарылды һәм чаралар бюджетка кире кайтарылды.   

Муниципаль милек объектларын нәтиҗәсез куллану очраклары ачыкланды. Кирәк дип табылмаган күчемсез милек – административ биналар, кеше яшәми торган йортлар, җитештерү базасы бәясе 18,4 млн. сум тәшкил итте. Тикшерү уздырган чорга, аерым очракларда 3 елдан артык вакыт дәвамында, алар файдаланылмаган. Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча күчемсез милек объектлары приватизацияләү планына кертелде, аларны аукционда сату өчен бәяләү процедурасы уздырыла. Ә Зәйдәге ашханә бинасын архив урнаштыру өчен яңадан профильләштерергә планлаштырыла. 

Әлеге җәһәттән Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов күп кенә объектларның кече һәм урта бизнес өчен шактый отышлы бәядән тәкъдим ителгәнлеге һәм хәзерге вакытка 38 бинаның «эшкә керешүе» турында әйтеп узды. 

Тикшерү материалларында районда җир кишәрлекләрен саткан һәм арендага биргән чакта бюджетның салым булмаган керемнәрен арттыру механизмының тулы күләмдә кулланылмаганлыгы билгеләп үтелә. Шулай, 2016 елның 1 июленә карата бир һәм милекне арендага биргәннән бюджет 3,6 млн. сум акчаны ала алмаган. Районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан аренда килешүләре буенча бурычны кайтару өчен ТР Арбитраж судына дәгъвалар юлланган, башкару битләре суд приставларына тапшырылган. Тикшерүдән соң бер ай дәвамында 1 млн. сумнан артык акча кире кайтарылды.  

- Җир кишәрлекләрен арендалау һәм сатып алу-сату килешүләренең күбесе сатулашулар үткәрмичә торып төзелә, – дип ассызыклады И.Мөбарәков. – Мисал өчен 2015 елда сатулашулар вакытында 3 җир кишәрлеге тормышка ашырылган булса, сатулашулардан башка – 258. Һичшиксез, мондый гамәлләр җирле бюджетны тулыландыруга ярдәм итми.

Алга таба аудитор кайвакыт аукционда катнашу мөмкинлеге юкка чыга торган шартлар тудырыла дип билгеләп үтте. РФ Җир кодексы буенча белдерү рәсми сайтта аукцион уздырганчыга кадәр 30 көн иртәрәк урнаштырыла. Шул ук вакытта ачык аукционнар турында хәбәрләрдә гариза кабул итү тәмамланган көн белдерү урнаштырылган көннән иртәрәк билгеләнгән очраклар да ачыкланып тора. Шулай, 2015 елның 30 июлендә урнаштырылган 282 мең квадрат метрлы мәйдандагы җир кишәрлеге буенча аукцион үткәрү турындагы хәбәрдә гариза кабул итү көне дип 2015 елның 27 июле билгеләнгән. 2015 елның 29 октябрендә куелган 3 мең квадрат метрлы мәйдандагы җир кишәрлеген арендага бирү турындагы хәбәрнамәдә гариза бирү өчен 1 көн калдырылган.  

Тикшерү тарафыннан муниципаль заказ тармагында контрактларны тормышка ашыру шартларын үтәмәү белән бәйле рәвештә килеп чыккан бозулар һәм кимчелекләр ачыкланды. Аерым очракларда эшләр контракт төзелгәнче үк яки билгеләп куелган вакытларны бозып башкарылган. Шул ук вакытта контрактны үтәү вакытын бозган өчен түләтү буенча чаралар күрелмәгән. Мәсәлән, Зәй шәһәре башкарма комитеты 2015 елның ноябрендә паркларны техник яктан җиһазландыру буенча эшләр башкаруга контракт төзегән. Шул ук вакытта тикшерүчеләргә тәкъдим иткән техник паспортлар узган елның сентябрендә тутырылган, ягъни инвентаризацияләү контракт төзелгәнче бер ай алдан үткәрелгән. 

Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен максаттан тыш куллану очраклары ачыкланды.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлек башлыгына Хисап палатасы Күрсәтмәсе җибәрелде. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максаттан тыш куллану очраклары буенча тикшерү материаллары Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелә. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына юлланды. 



Документлар