14.09.2016

2014-2015 елларда һәм 2016 елның узып киткән чорында Әлки муниципаль районы бюджетын максатчан һәм рациональ башкаруны бәяләү Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясенең чираттагы тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча үткәрелгән утырышында тәкъдим ителде.

Тикшерү районның 15 учреждениесе һәм оешмасында үткәрелде, гомуми күләме 43,6 млн. сумлык бозулар һәм җитешсезлекләр ачыкланды, бу тикшерелгән чараларның гомуми күләменә карата 3,5% тәшкил итте дип җавап тотты аудитор Сергей Колодников. 

Бозуларның шактый зур, төгәлрәк әйтсәк 29 млн. сумга якын өлеше, муниципаль милек белән идарә итү һәм аны тотуга бәйле була. Мәсәлән, үзәк район хастаханәсендә 2015 елның октябрендә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бүлеп бирелгән диагностикалау комплексы кабул итеп алынган көннән бирле кулланылмаган. 

Ревизорлар тарафыннан район учреждениеләренең эксплуатацияләү өчен яраклы булмаган төп чараларны гамәлдән чыгару буенча гамәлләрне үз вакытында башкармау билгеләп үтелде. Нигездә, бу баланста тора торган иске автомобильләргә кагыла. 

Районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы хисабында гомуми күләме 8,8 млн. сумлык казна милке күрсәтелми калган. Хисаплылыкны тупас бозу очраклары буенча тикшерелгән дүрт учреждениенең вазыйфаи затларына карата административ хокук бозу турында 8 беркетмә төзелде. 

Җир һәм муниципаль милекне арендага алып торган өчен түләү кертүнең тулылыгын һәм үз вакытында башкарылуын тикшергән чакта җирле бюджетның керем өлешендә дә аерым җитешсезлекләр һәм тулыландыру резервлары ачыкланды. Шулай итеп, Югары Колчура авылы җирлеге башкарма комитеты тикшерелгән чорда «Хузангай» ҖЧҖнә арендага автомобиль биреп торган өчен ярты миллион сум акчаны алып бетерә алмаган. Тикшерү барышында арендатор бурычын өлешчә – 190 мең сум күләмендә каплады.

- Җирне арендалау өчен түләү буенча дүрт юридик зат ягыннан гомуми күләме 200 мең сумлык вакытында түләнми калган бурыч, шулай ук муниципаль заказны үтәгән чакта гомуми күләме 1,8 млн. сумлык бозулар ачыкланды, - дип хәбәр итте алга таба аудитор.

Шулай, 2016 елның апрелендә Борискино авылы мәдәният йортында үткәрелгән ремонт тулы күләмдә район бюджеты хисабыннан түләнгән. Әмма ревизорлар подрядчы булган «Строитель и К» ҖЧҖ муниципаль контракт тарафыннан каралган эчке бизәү эшләрен һәм түбәне ремонтлауны башкармаганын ачыклады. 

Хисап палатасы тарафыннан даими рәвештә социаль тармак учреждениеләрен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен төзелгән муниципаль контрактлар шартларын бозу очраклары ачыкланып тора. Әлки районында аерым очракларда мәктәпләргә продуктның сыйфат бәяләмәсен раслый торган документлардан башка азык-төлек китерелгән. Нәкъ менә шул рәвешле, гомуми бәясе 1,1 млн. сумлык ит китерү тормышка ашырылган. ШЭ Хөснетдинова тарафыннан да шундый ук хәл кабатланган. Ярты миллионлык ак май китерелгән, әмма аның майлылыгын раслый торган документлар «онытылып» калган. Ә контракт шартлары буенча аның минималь күрсәткече 82,5% күләмендә дип билгеләнгән.

Тикшерү барышында район авыл җирлекләре территориясендә төзелеш комы табу буенча законсыз дүрт карьер, шулай ук законсыз булган өч чүплек һәм каты көнкүреш калдыкларын түгү урыны ачыкланды.  

- Без инде тәртипне торгызу һәм алга таба мондый бозуларны булдырмау буенча катгый чаралар кабул иттек. Муниципаль контрактларны үтәүне һәм районның социаль тармак учреждениеләренә китерелә торган продуктлар сыйфатын тикшерү дә көчәйтеләчәк, - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми күләме 41,8 млн. сумлык, ягъни бозуларның гомуми күләменә карата 95% бозулар юкка чыгарлыган яки якын арада юкка чыгарылачак. Мәсәлән, район учреждениеләре тарафыннан кулланылмый торган транспорт баланс тотучылар исәбеннән төшерелде инде. Подрядчы тарафыннан Борискино авылы мәдәният йортын ремонтлау буенча барлык җитешсезлекләр дә юкка чыгарылды. 

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Әлки муниципаль районы башлыгына Хисап палатасы Күрсәтмәсе юлланды. 

Тикшерү материаллары Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсенә, республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә. 




Документлар