5 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре үзләренең нәни дусларын – Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне яңа уку елы башлану белән тәбрик итте.
Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» социаль приюты
балаларын яңа уку елы белән котлау кебек матур традиция быел да дәвам итте.
Балалар өчен мавыктыргыч спорт чаралары: бадминтон,
баскетбол ярышлары, шулай ук физик тәрбия-сәламәтләндерү зарядкасы оештырылды.
Малайлар һәм кызлар өчен чакырылган артист-аниматорларның
күңел ачу программасы бәйрәмгә ямь өстәде. Балалар, серләр чишә-чишә һәм авыр
биремнәрне башкара-башкара, хәзинә эзләде – чып-чын пиратлар бәйрәмендә
катнашты. Хәзинә табылганнан соң барлык балаларга да баллы һәм истәлек өчен
бүләкләр тапшырылды.
