1 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы Рәисе, республиканың Бадминтон федерациясе Күзәтү советы Рәисе Алексей Демидов Лаеш муниципаль районының Урта Девятово урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышлап уздырылган бәйрәм тантанасында катнашты.
2014-2015 уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәп белем бирү сыйфаты буенча Татарстан Республикасының иң яхшы уку йортлары арасында җиденче урын яулады һәм республиканың иң яхшы авыл мәктәпләре рейтингында беренче урынга лаек булды.
Лаеш муниципаль районында белем бирүне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Урта Девятово мәктәбе коллективы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Укучыларны бәй рәм белән котларга дип шулай ук «ICL – КПО ВС» АҖ генераль директорының киңәшчесе Валерий Васильев, бадминтон буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары һәм республиканың Бадминтон федерациясе әгъзалары да килде. Кунаклар укучылар белән аралашты, аларга укуларында уңышлар, яңа белем туплауга ашкынуларын теләде һәм актив рәвештә спорт белән шөгыльләнергә өндәде. Соңыннан халыкара класслы спорт мастеры, бадминтон буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Евгения Косецкая балалар белән мастер-класс уздырды.
