05.11.2015

5 ноябрьдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Республика клиник тире-венерология диспансерының 2013, 2014 елларда һәм 2015 елның беренче яртыеллыгында ММИ Фонды һәм республика бюджеты чараларын куллануын тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Үз вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәменең төрле төрләрен алу – республика гражданнарының тормыш дәрәҗәсен характерлый торган иң зур күрсәткечле индикаторларның берсе. Республика дәрәҗәсендә бушлай медицина ярдәме дәүләт гарантияләренең тиешле территориаль программалары кабул ителә, аларны үтәү өчен шактый ресурслар бүленеп бирелә. Авыруларны дәвалауга дәүләт чаралары ала торган республиканың иң эре медицина учреждениеләренең берсе булып нәкъ менә Республика клиник тире-венерология диспансеры тора.
 
Татарстан Республикасы территориясендә Гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантияләре региональ программасын тоту, аның эшләвен тәэмин итү һәм үтәүгә ММИ чаралары буенча хастаханә алган акчаның гомуми күләме тикшерелгән вакыт аралыгы өчен 865,3 млн. мең сум тәшкил итте. Анализ күрсәткәнчә, тулаем алганда, учреждение аңа йөкләнгән бурычларны үти. Шулай итеп, 2014 ел өчен пациентларның көндезге стационарда булулары 81 183 авыру-көн, тәүлек буенча стационарда яту 87 300 койка-көн тәшкил итте, бу план күрсәткечләреннән 0,2%ка югарырак. Амбулатор-поликлиника ярдәме 559 577 килү күләмендә, ягъни планга карата 104,3% тәшкил иткән.
 
Тикшерү барышында 41,1 млн.сум күләмендә финанс бозулары һәм кимчелекләре ачыклана (тикшерелгән чараларның гомуми күләменең 5%). Алар, күбесенчә, төп чараларны, башка матди активларны бухгалтер исәбе буенча дөрес чагылдырмау, шулай ук төп чараларга амортизация исәпләүне дөрес кулланмау аркасында җибәрелгән.
 
Шулай итеп, учреждениенең бухгалтерлык хисаплылыгында тәмамланмаган төзелеш объекты булган Яр Чаллыдагы бина бәясе 16 млн.сум күләмендә дөрес күрсәтелмәгән. 11 номерлы шәһәр хастаханәсен күчерергә планлаштырылган дүрт катлы бинаны төзү 20 ел элек тукталган. 2012 елда ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән объект муниципалитет балансыннан Республика клиник тире-венерология диспансеры филиалы балансына күчерелгән. Диспансер җитәкчесе биргән мәгълүмат буенча, бинада киләчәктә тәүлек буена һәм көндезге стационарда дәвалану палаталарын урнаштыру күздә тотыла, бигрәк тә бүгенге көндә диспансерның Яр Чаллы филиалы алып торган мәйданнарның җитмәве турында күзәтчелек органнарының күпсанлы күрсәтмәләр бар. Бүгенге көнгә бюджеттан тыш чаралар хисабына подвалга ремонт үткәрелгән. Алдан исәпләүләр буенча, корпусны төзеп бетерү һәм аның янындагы территорияне төзекләндерү өчен 118,4 млн. сум чара кирәк.
 
Закон белән билгеләнгән амортизацияләүгә бүлеп бирелгән чаралар нормаларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә төп чараларның калган бәясе 23,6 млн. сумга төшерелгән. Бозу тикшерү барышында ачыкланган. Шулай булса да, инспекторлар тарафыннан учреждениенең җитәкчесе һәм баш бухгалтерына карата административ җаваплылык турында беркетмәләр төзелде.
 
Тикшерү шулай ук, РФ Хезмәт кодексы таләпләрен бозып, 2014 елның 1 гыйнвареннән башлап зарарлы хезмәт шартларында эшләүче 197 хезмәткәргә хезмәтнең зарарлы шартлары өчен сөт продуктлары бирелмәгәнлеген (яисә тиешле акчалата компенсация түләнмәгән) ачыклады. Бары ел ярым эчендә генә дә аларга 682 мең сум күләмендә компенсация түләнми калган.
 
Әзерләнгән ризыкларның сыйфатын тикшерү дә тулы күләмдә тәэмин ителмәгән. Авыруларны кайнар аш белән тәэмин итү буенча контракт буенча диспансер вәкилләре «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты МУП җитештерү базасына квартал саен барып тикшерү уздырырга тиеш булган. Ләкин 2014 елда бары тик бер генә тикшерү булган, ә аңа кадәр бер ел элек бөтенләй дә булмаган. Ә быел июнь аенда хастаханә пациентлары өчен ашамлык әзерләгәндә азык-төлек продуктларыннан тикшерү өчен стандарт булмаган проба алу фыкты ачыкланган, моны Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең лаборатор тикшеренүләр беркетмәләре раслый.
 
Тикшерү барышында гомуми күләме 40,4 млн сум булган ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрелгән.
 
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник тире-венерология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә – ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча күрсәтмә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына  ачыкланган бозулар буенча тиешле мәгълүмат  җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырылды.
  
– Рекультивация яңадан бюджет чаралары хисабына бара бит. Сез ситуацияне мондый чишүгә китереп җиткермәгез, җирлек башлыклары белән эшләгез, алар үз территорияләрендә нәрсә булганын белмичә булмыйлар, – дип белдерде үз чиратында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсендәге оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Иван Гущин.
 
Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Минзәлә муниципаль районы башлыгы адресына ТР Хисап палатасының Күрсәтмәсе җибәрелде. Ачыкланган бозу фактлары буенча тикшерү материаллары Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә һәм республика Прокуратурасына  тапшырыла.

ФОТО

Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.


Документлар